tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде
Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде

Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде

Ульяновск өлкәсенең Инза районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы милли йолаларыбызны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкаралар. Көз – уңыш җыю һәм каз өмәләре үткәрү фасылы. Инза районында казлар быел бигрәк тә иртә өлгергәннәр. Менә, ниһаять, йорт кошларын урнаштырыр вакыт та җиткән икән. Илүсә Коломак җитәкчелегендә гүзәл затларыбыз “Каз өмәсе” йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәттеләр.

Бик матур, сокланырлык күренеш – казларны су буена влып төшеп, салкын су белән чайкау. Ә өлкән апалар белән бала-чага, йолага тугры калып , су буена илтүче сукмакка каз каурыйлары сибеп баралар.

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*