tatruen
Баш бит / Слайдер / Шөбиленең үзешчән артисты
Шөбиленең үзешчән артисты

Шөбиленең үзешчән артисты

Бу авылның ихтирамга лаек олы кешеләренең берсе -Зулимхан ага Җәфәров 14 сентябрьдә, үзенең 80 яшьлек түгәрәк туган көнен билгеләп, тугызынчы дистәне ваклаган өлкәннәр сафына басты. Төс-кыяфәтенә карап, аңа әле бу кадәр үк яшьне биреп тә булмый кебек, тормышның рәхимсезлегенә бирешмичә, ул күңел көрлеген әле югалтмаган, оптимист рухлы, безне елмаеп, ачык йөз белән каршы алды. Күпләр аны Шөбиле клубы үзешчән сәнгать осталарының концертларын алып баручы буларак әле бүген дә хәтерли торгандыр.

Күптән еракта калган булсалар да, җанын телгәләгән хатирәләрне Зулимхан абый күз яшен сөртеп искә алды. “Олыгаеп, 35 яшендә өйләндем. Пар канатым, авылдашым Зифа белән яратышып кавыштык һәм матур гына яшәп киттек. Уртак бәхетебезне тулыландырып, бер-бер артлы өч балабыз дөньяга аваз салды. 1987 елда яңа йорт төзеп кердек,  шунда озак кына бергә яшәрбез дип хыялландык. Мин җирле хуҗалыкта гади колхозчы булып эшләдем, бер елга якын клубны да җитәкләдем. Узган гасырның 70-80 нче елларында безнең клубта мәдәни эш югары дәрәҗәдә куелган иде, җыр-моң сөюче талантлы авылдашларым белән оештырган концертларны үзебезнең сәхнәдә генә куеп калмыйча, тирә-як авылларга да барып чыга идек. Әлеге чараларда мин нәфис сүз остасы ролен үтәп, шигырьләр, мәзәкләр сөйли идем, җырларга да осталыгым бар иде. Тик әтием хупламагач, бу эштән китәргә туры килсә дә, яраткан шөгылемә тугры калып, әле байтак еллар сәхнәне ташламадым.

Мәхәббәт җимешләребезнең таза-сау булып үсүләренә куанып, тормыш шулай әкрен генә үз җае белән барганда,йортыбыз ишеген кайгы җилләре шакыды – хатыным 1988 елның җәендә 30 яшендә гүр иясе булды. Сөйгән ярым белән нибары 11 ел бәхетле гомер кичердек. Хәсрәт тулы күңелем белән өч кызымны кочаклап, 47 яшендә толкалдым. Ул чакта Альмерага – 10, Рузиләгә – 8 яшь, иң кечебез Резидәгә 6 да тулмаган иде,” – дип уртаклаштыюбиляр хәтер “сандыгын”ың моңсу истәлекләре белән.

Язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылганны үзгәртеп булмыйдиюләре хактыр. Тормыш-яшәеш алга таба дәвам итә, гаилә башлыгы сыгылып төшми, бу кайгыны җиңәргә үзендә көч таба – балалары хакына янып-көеп яши башлый. Аның бөтен максаты йөрәк парәләрен кеше итеп, аяк өстенә бастыруга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итүгә юнәлә. Бәхеткә, ул вакытта аның әнисе Асьма апа да исән-сау була. Үзенең җылы канаты астына сыйдырып, ана назына мохтаҗ балакайларга әбиләре бар күңел җылысынбирергә тырышса да, өйдә әни булмау нык сиздерә: балалар ирегә, аны юксынып елый, алар белән бергә әти кеше белән әбекәй дә күз яшьләрен тыялмый. Шулай да нарасыйларны җил-яңгырдан ышыклап үстерәләр, тиешле тәрбия бирәләр, аң-белем алырга ярдәм итәләр. Асьма әби, үз чиратында, кызларны йорт эшләренә өйрәтә, аның “эшләгәнегез кешегә булса, өйрәнгәнегез үзегезгә” дигән сүзләрен оныклары әле дә хәтерли.

Әйтергә кирәк, Аллаһы Тәгалә ятимнәр хакында булса кирәк, әбекәйгә озын гомер насыйп итә, ул оныкларының никах-туйларын, оныкчыклар күреп, 92 яшендә,  2007 елда дөнья куя.

Балаларны, аеруча кызларны үстерү, аларны кирәк-ярак белән тәэмин итү, мәктәпкә җыештыру җиңелләрдән түгел һәм күп чыгымнар таләп итә. Шуңа кеше арасында өс-башлары бөтен, тамаклары тук булсын дип, Зулимхан ага күпләп мал-туар, кош-корт асрый. Хатыны вафат булгач та әле сыер тота, аны үзе сава, үзләреннән арткан сөт-каймак, эремчекне базарга илтеп сата. Тик торырга күнекмәгән йорт башы сөйләвенчә, аның әле дә каз-кош асрардай көч-куәте бар. “Өйдә утыртып, бәбкәләр чыгарып гомер буе 40тан ким каз тотмадым. Аларны Пьяна буена йөртә идем, чөнки суда үскән бәбкәләр эре, аларның итләре дә ашап туйгысыз була.Күпләп тавык тотканга, йомыркадан бер дә өзелми идек. Тик соңгы елларда авыл халкының тавыкларын сасы көзән (безнеңчә “корь”) кыра башлады, ә елга буена төшә торган сукмакны күптән чытырманлык каплады”, – ди ул борчылып.

Тормыш терәген югалтып, пар канатсыз калган ирнең икенче гаилә кору теләге уена да керми.  “Җан юлдашымны алыштырырдай хатын-кыз эзләмәдем, ул миңа кирәкмәде дә. Бар гомеремне кызларыма багышладым. Шөкер, татлы балаларым йөземә кызыллык китермәделәр, бик игелекле, тырыш, эшчән, мөстәкыйль һәм үз хыял-теләкләренә ирешерлек, туган җанлы булып үстеләр, сүземнән чыкмадылар, рәхмәт үзләренә. Дөнья мәшәкате белән елап утырырга вакытым булмаса да,  тормышта йөрәкне әрнетә торган мәлләр булгалады. Үсеп буйга җиткән кызлар үз тиңнәрен табып гаилә кордылар. Туйларында изге теләкләр теләгәндә ялгызлык үзен нык сиздереп, бәгырьне өзгәләде. Шул минутларда: “Эх, әниләре исән-сау булып, әлеге матур мизгелләрне күреп, үзенең хәер-фатихасын бирсә, безнең белән бергә шатланса иде!” – дип уйлап, күзләремне яшь каплаган чаклар бар иде,” – дигәнне искә алды бала хакын хаклап гомер иткән Зулимхан Җәфәр улы.

Үткән тормыш юлы шактый сикәлтәле булса да, балаларын ялгызы диярлек үстерергә туры килсә дә, ул үзенең тормышыннан канәгать булып, Аллаһыга шөкер кылып яши. Кызлары гаиләләре белән еракта яшәсәләр дә (Альмера Мәскәүдә, Рузилә якынрак – Кочко-Пожарда, Резидә – Зур Рбишчада гомер итә), хөрмәтле әтиләрен кадер-хөрмәттән өзмиләр, килеп-китеп йөриләр, 5 оныгы (3 кыз, ике малай) һәм бер кыз оныкчыгы сөекле бабайкайларының йортында һәрчак көтеп алынган кунак.

Зулимхан абыйның өендә ир кеше генә яши димәссең, бар җирдә тәртип, чисталык,  пөхтәлек хөкем сөрә. Азбарда төрле чәчәкләр үстергән, бакчадагы яшелчә уңышы да мулдан: коры ел булуга карамастан кишер-чөгендере бигрәк эре булып үсеп җиткән, бәрәңгесен дә өч чиләк утыртып, җиде капчык җыеп алган. “Барысын да үзем эшлим: колонкадан суны ташыйм, урын-җиремнән кала өс-башымны юам, һәр көн диярлек шулпа яисә сөтле аш пешерәм, өч көнгә бер токмач кисәм. Элек кыз-кияүләрне мунчалар ягып, бәлеш, катлама, пәрәмәч белән сыйлыйидем, тик соңгы елларда картлык үзен сиздергәнгә авырсына башладым инде. Кан басымым да еш кына күтәрелә, баш шаулый, колакларның ишетүе дә чамалы гына. Шулай булса да, яраткан “Туган як”ымны җыепбарам, аның һәрбер санын кайтып-кайтып укыйм, юлдашым, киңәшчем, ялгызлыгымны уртаклашучы басмамнан ул чыга башлаганнан бирле аерылганым юк. Ә инде күңелем сагыш-моң белән тулганда, җыр кайгыны юата дигәндәй, тәрәзә төбенә утырып җырлар сузам, үткән гомеремне барлап, күз алдыннан кичерәм”, – ди тормышның ачысын-төчесен татыган бабакай.

Бөек динебез ислам карашынча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәл – балалар булдыру һәм иң саваплы эш – аларны тәрбияләү. Пәйгамбәр (с.г.в.): “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, – дип әйткән. Шулай ук аның: “Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар”, – дигән әйтеме дә билгеле.

“Әтиебез гомер буе үзенә генә ышанып, тормыш авырлыкларын үз көче белән җиңде. Без кечкенәдән аның ныклы терәк булуын тоеп, акыллы киңәшләрен, төпле фикерләрен тыңлап үстек. Ул гомер буе гадел, юмарт һәм саф күңелле, бала җанлы, үрнәк әти булды. Кадерлебезнең һәрбер әйткән сүзе, кылган һәр гамәле дога булып, тормышта безне хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан саклап-яклап тора. Алтынга тиң сабырлык һәм чиксез миһербанлык иясе булган якын кешебезгә тәрбиясе өчен мең-мең рәхмәт”, – ди язма героеның уртанчы кызы Рузилә.

Менә шундый тормышны яратучы, дөньяга гел елмаеп караучы Зулимхан ага Җәфәровны без дә юбилее белән котлап, аңа тыныч картлык, нык сәламәтлек телибез, бала-онык кадер-хөрмәтендә аңа тагын бик күп еллар истәлекле гомер бәйрәмнәрен каршыларга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Кадрия Әндәрҗәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*