tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әрәкәй, Сәрдария, Салават”
“Әрәкәй, Сәрдария, Салават”

“Әрәкәй, Сәрдария, Салават”

Газетабызның 38 нче санында туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенының Омск өлкәсенең башкаласында һәм Тара шәһәрендә узган өлешләре белән сезне таныштырган идем инде. Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылында төбәкчеләр җыенының өченче этабы узып, анда Россиянең 22 төбәгеннән 180нән артык төбәк тарихын өйрәнүче җыелды. Дружинино станциясендә поезддан төшүгә, безне “Сәрдария” коллективының, Әрәкәй авылының Милли-мәдәни комплексының җитәкчесе Салават Гобәев каршы алды. “Сәрдария” дип язылган автобусларга төялеп, юлга кузгалдык. Әрәкәйгә якынлашкан саен, табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итте. Куе урманнар, түгәрәк күлләр, иксез-чиксез елгалар автобус тәрәзәсеннән ниндидер бер могҗиза булып күренде. Күңел тиздән сокландыргыч очрашулар, яңа танышулар булачагына сөенеп барды. Әрәкәй авылында безне танылган “Сәрдария” ансамбле кызлары сәламләде.

Әрәкәй

Таулар арасына, табигатьнең иң матур поч-магына посып утырган Әрәкәй авылы район үзәгеннән дә шактый ераклыкта урнашкан. Тау өстенә күтәрелеп, авылның матурлыгын күзәтергә була. Мәгърур таулар, җәелеп яткан елгалар гүя Урал татарларының бик ерак гасырларга барып тоташкан тарихын саклый, искәртә. Авыл җыйнак кына, таралып урнашмаган. Халык, бер-берсе белән аралашканда, үзләренә генә хас диалект белән сөйләшә. Соңгы елларда Әрәкәй — Урал татарларының мәдәният үзәгенә әверелгән. Биредә ай саен диярлек берсеннән — берсе ямьлерәк, колачлырак, кызыклырак зур күләмле чаралар оештырылып кына тора икән. Бу яктагы татар авылларында Урал татарларының үзләренә генә хас гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, үзенчәлекле бию үрнәкләрен, халык уен коралларын түкми-чәчми саклауларына, үстерүләренә инанып кайттым мин.

“Сәрдария”

1958 елда Сәрдария исемле нәфис кыз үзе белән бергә педагогия институтында укыган Әкрәм Нигъмәтовка кияүгә чыга һәм яшь пар егетнең туган авылына — Свердловск өлкәсендәге Әрәкәй авылына эшкә кайта. Тора-бара Әкрәм мәктәп директоры булып китә, ә иҗат җене кагылган хатыны үз тирәсенә җирле талантларны туплый башлый. Сәрдария җырчыларны, музыкантларны, биючеләрне кадерләп тәрбияли, аналарча кайгыртып, һәрьяклап ярдәм итә, талантларын үстерүдә булыша. Ул үзе дә еш кына сәхнәгә чыга. Андый мизгелләрне халык бик яхшы хәтерли: иҗатташлары арасында таҗның иң кыйммәтле ташы булып ялтырый Сәрдария. Әмма Сәрдария Җават кызының гомере кыс-ка булып, ул 1997 елда фани дөнья белән сау-буллаша… Аның кулында ныгыган коллектив үзенә “Сәрдария” исемен алып, эшен бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. Алар Кремль сәхнәсендә дә чыгыш ясаганнар, чит илләргә гастрольләргә дә чыгып йөргәннәр, Россия һәм өлкәкүләм конкурсларда да җиңүләр яулап өлгергәннәр. 1974 елда алган “Халык фольклор ансамбле” исемен алар ел саен аклап киләләр. Ә “Түгәрәк уен” фестивале уздырыла башлагач, тагын да зуррак популярлыкка ия булганнар. 2010 елгы “Түгәрәк уен”да җиңгән өчен Татарстан Президенты аларга автобус та бүләк иткән.

Салават

Хәзер “Сәрдария” коллективы белән дә, Әрәкәй авылында ачылган Милли-мәдәни комплекс белән дә балачактан шушы коллективта тәрбияләнеп үскән Салават Гобәев җитәкчелек итә. Салават әфәнде белән “Түгәрәк уен” фестивальләрендә еш очрашырга туры килә иде. Казан шәһәрендә белем күтәрү курсларында да ул еш кына остаханәләр күрсәтә. Аларның үзенчәлекле милли костюмнарына барыбыз да соклана идек. Инде әлеге костюмнарны тегүче-чигүчеләр белән очрашырга да насыйп булды. Үзебез дә чигү буенча остаханәләрдә катнаштык. Вакыт һәм көч таләп итә торган хөрмәтле эш. Свердловск өлкәсендә алтмышка якын татар үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә икән. Шуларның тугызы “Халык” яисә “Үрнәк” исемен йөртә. Ә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы — татар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән бердәнбер район. Районның Татар милли-мәдәни үзәгенең 16 филиалы бар. Ул авыллардагы алты мәдәният йортын һәм 10 китапханәне берләштерә. Милли-мәдәни комплекста биредәге халыкның тарихын, тормышын чагылдырган музей эшләп килә.
Салават Гобәев әлеге якларда яшәүчеләрнең тормышы белән таныштырып, түбәндәгеләрне сөйләде: “Бездә һәр авылның үз фольклор коллективы эшләп тора. Безнең райондагы һәр авылның үз төсе, чигү үрнәге дә бар бит әле. Искиткеч матур итеп чигелгән күлмәкләр һәм алъяпкычлар. Безнең якларда чикмиләр, ә каералар. Чөнки бу бизәкләр кечкенә генә ыргак белән җепне тискәре яктан каерып чыгарудан килеп чыга. Кияүгә чыга торган һәр кызның бирнәсендә милли кием, сөлгеләр, тастымаллар булырга тиеш.
Бирнәне кыз әнисе белән бергә әзерли, шуңа күрә тради-цияләребез сакланып, буыннан-буынга күчеп килә. Безгә фольклор материал эзләп, ерак йөрисе түгел, үзебезнең авыллардагы бай материалга таянып эшлибез, сәхнәгә куелган күренешләр – элекке гадәти хәлләр. Свердловск өлкәсе татарларының уникаль гореф-гадәтләрен китапларга, тасмаларга язып калдыру эше алып барыла. Татарстан Республикасының фәннәр академиясе безнең якларда берничә экспедиция үткәрде һәм шуның нәтиҗәсе буларак, “Татары Среднего Урала и Свердловской области” исемле китап басылып чыкты. Өлкә фольклор үзәге дә еш кына авылларга чыгып йөри. Шулай итеп, “Красноуфимские татары” китабы дөнья күрде. Эшләү дәверендә “Сәрдария” коллективы да байтак фольклор материал туплады: җирле йолалар, җыр һәм бәетләр эшкәртелеп, сәхнәгә чыгарылды. Кич җитү белән әби-бабай, әти-әни, бала-чага гаилә-гаилә булып клубка репетициягә агыла. Бергә җырлап, биеп, ата -бабаларыбыздан килгән рухны кечкенәдән сеңдереп үскән балалар халык җыр-биюләренә, гореф-гадәтләренә беркайчан да битараф була алмый инде. Әрәкәй авылында яшәүче 500 кешенең йөздән артыгы ансамбльдә катнаша”, — диде ул.

Ул көнне кунаклар өчен Корбан ашы үткәрелде. Салават әфәнде әлеге ашны әле күптән түгел генә дөньяга килгән улына багышлап уздырды. 200 кешелек спорт залы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Биредәге гореф-гадәтләр бездәгедән күпкә аерыла. Мәсәлән, аш алдыннан аларда кунакларга чәй чыгаралар. Беренче ашка итле, бәрәңгеле, кәбестәле шулпа, икенче ашка вак бәлеш белән шулпа, пылау, азактан компот, гөбәдия белән сыйладылар. Үзем мәдәният өлкәсе белән тыгыз бәйләнештә булгач, мин Салават әфәнденең һәм аның командасының куйган хезмәтләренә сокландым. Эшләргә, иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләре бар!

“Бергә булсак, алга барсак, югалмабыз”

Свердловск өлкәсендә 143 мең татар яши. Пермь, Курган, Чиләбе өлкәләрен дә кушсаң, Уралда 500 меңнән артык татар исәпләнә икән. Өлкәдә 43 татар авылы исәпләнә. 72 иҗат коллективы бар, “Саф чишмә“ газетасы чыга, “ТНВ“ каналының корпункты эшли, татар телендә зур чаралар уза. Татарстанның Урал төбәкләре буенча вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Урал татарлары турында түбәндәгеләрне сөйләде: «Урал татарларының тарихы әлегә әз өйрәнелгән. Рус чыганакларында татарлар Уралда 500-700 ел элек яшәгән дип языла. Руслар үзләре дә монда 300 еллар элек кенә күпләп төпләнгән, шуңа күрә татарларның биредә никадәр борынгы халык булуына төгәл дәлилләр юк. Татар авылларының тарихын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр кирәк. Урал татарлары тарихын өйрәнү буенча Татарстан Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр алып барабыз. Без бу эштә төбәкчеләр ярдәменә ышанабыз. Бүгенге көндә татарларның саны кимүе безне нык борчый. 2002 елгы белән 2010 елгы җанисәп арасында өлкә буенча 15 меңгә якын татар юкка чыккан. Монда демография, миграция проблемалары да бар. Мәктәпләрдә татар теле сөйләм теле дәрәҗәсеннән дә түбән төшеп бара. Авылларда русча сөйләшүче балалар да, катнаш никахлар да арта. Татарларны бары тик мәктәп кенә саклап кала ала. Свердловск өлкәсендә 19 мәктәптә татар теле укытыла. Шуларның унбишендә ул дәрес буларак, дүртесендә факультатив буларак бирелә. Бер караганда, зарланырлык урын юк, тыныч кына яшәп ятарга кирәк кебек. 10-15 ел элек хәзергедәй милли чаралар да үткәрелми иде, ләкин ул вакытта татар мәктәпләре күбрәк иде шул. Башкарасы эшләр күп әле. Бергә булсак, алга барсак, без югалмабыз».

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*