tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Россия Федерациясе төбәкләре дәрәҗәсендә чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек” конференциясендә катнашты
Данис Шакиров “Россия Федерациясе төбәкләре дәрәҗәсендә чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек” конференциясендә катнашты

Данис Шакиров “Россия Федерациясе төбәкләре дәрәҗәсендә чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек” конференциясендә катнашты

17-19 октябрьдә Мәскәүдә “Россия Федерациясе төбәкләре дәрәҗәсендә чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек” дигән региональ хезмәттәшлек конференциясе уза.

 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, шулай ук әлеге конференциядә “Татарстан Республикасының ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе турында” дигән доклад белән чыгыш ясады. БТК җитәкчесе “Рус чит илләр йорты” на “Татар дөньясы” һәм “Татар милли ашлары” китапларын бүләк итте.

Шулай ук Данис Шакиров Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин белән очрашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*