tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек бара
“Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек бара

“Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек бара

Бүген, 2 май, Казан шәһәрендә “Татар кызчыгы” бәйгесе финалына әзерлек йөзеннән кызлар җыелды. Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Чарада 8 бала катнашты: Мәрьям Шакирова, Айла Гыйльванова, Назилә Азиятуллина, Галия Ялилова, Эмилия Гимранова, Алимә Вакказова, Ралинә Заһидуллина, Сафия Еремеева. Катнашучылар өч юнәлештә көч сынадылар.  Алар үзләренең май канаты ясау, өчпочмак пешерү һәм сәдәпләү осталыгын күрсәттеләр. Кызлар барысы да милли киемнәрдән иде.

Иртәгә Казанның “Урам” экстрим-паркында малайлар җыелачак. Алар үзләренең самокатта йөрү һәм кәрзин үрү сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда җиденче тапкыр оештырыла. Бәйгенең финалы 13 май көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак.

Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе шуны күз уңында тотып оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*