tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк булырлык татар теле укытучысы
Үрнәк булырлык татар теле укытучысы

Үрнәк булырлык татар теле укытучысы

Әлфия Заитова ана теле укытучыларының Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә иреште.

“Безнең төбәк педагогларының Бөтенроссия конкурслары һәм проектларында җиңүче итеп танылуы чиксез шатландыра. Быел төбәгебезнең бүләкләр копилкасы тагын бер казаныш белән тулыланды. Иске Кулаткының 2 нче урта мәктәбе ана (татар) теле укытучысы Әлфия Заитова ана теле һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары Бөтенроссия конкурсының бер номинациясендә җиңүче итеп танылды. Әлеге педагог “Иң яхшы ана теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының региональ этабында икенче урын алган иде”,- дип белдерде Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.

Бу конкурс ике этапта уздырыла. Читтән торып үткәрелгән турда 87 педагог катнашкан. Алар ана теле һәм әдәбияты дәресләренең видеофрагментларын, шулай ук ана телләрен саклап калу буенча дәрестән тыш эшчәнлек проектларын тәкъдим иткәннәр. Йомгаклау турында илебезнең төрле субъктларыннан 50 педагог осталыгын күрсәткән. Һәрбер конкурсант мастер-класс үткәргән, үз проектын тәкъдим иткән һәм “түгәрәк өстәл” утырышында актуаль профессиональ мәсьәләләр хакында фикер алышуда катнашкан.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерларны билгеләгәннәр. Иске Кулаткының 2 нче урта мәктәбе ана (татар) теле укытучысы Әлфия Заитова “Белем бирүдә традицияләр һәм новаторлык” номинациясендә җиңүче итеп танылган. Педагог үзенең мастер-классында ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә лэпбук куллану тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

“Һәр укытучы яңа идеяләр, төрле алымнар эзли бит. Шуңа күрә дәресләрдә кызыклы методик әсбап – лэпбук кулланырга булдым. Тәрәзәләре, кесәләре һәм мини-китапчыклары булган интерактив папка ул. Әлеге әсбап ярдәмендә дәресне күпкә төрләндерергә һәм тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин. Шундый профессиональ конкурста эш тәҗрибәм белән бүлешә алуыма чиксез шатмын. Без бәйгедә ярышу белән генә чикләнмичә, бер-беребез белән танышабыз, рәхәтләнеп аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз һәм фикер алышабыз”,- дип сөйләде Әлфия Заитова.

Ана теле һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы илебезнең белем бирү сферасы өчен мөһим чара булып тора. Ул педагогларга тәҗрибә алмашу, укытуның сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуга булышлык итә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*