tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питер татар театрында премьера
Питер татар театрында премьера

Питер татар театрында премьера

Үз тирәсенә татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк затларны туплаган Питер татар театры 2023 елның сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә эшчәнлеген башлап җибәрә. 16 кешедән торган труппа төрле һөнәр ияләрен берләштерә: инженер, хореограф, медицина хезмәткәре, журналист, галим, тренер – кем генә булып эшләмәсеннәр, аларны татар сәнгатенә булган мәхәббәт бер сәхнәдә очраштырган. Театрның җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева, режиссер Линар Хаҗиев, хореограф Эльмира Әхмәтова – оештыру һәм армый-талмый хезмәттә булу сыйфатларына таянып, гел алга барачак команда туплаганнар.

Шушы көннәрдә Питер татар театрында «Замана чире» дип исемләнгән өр-яңа премьера тәкъдим ителде. Спектакльнең шәһәр үзәгендә урнашкан А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының колонналы залында куелуы үзе үк тамашага дәрәҗә өстәде. Шулай ук яшь театрның тәүге адымнарын атлаганда Татарстанның Санкт-Петербург каласында һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы белән теләктәшлектә эшләвен дә ассызыклап үтәргә кирәк.

Бердәмлектә – көч. Санкт-Петербург каласында мәркәзебездән читтә яшәүче милләттәшләребезгә тансык татар сүзен яңгырату максатына ирешүдә зур уңышлар гына насыйп булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*