tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт ансамбле юбилеен билгеләп үтте
Башкорт ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Башкорт ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Самараның “Ләйсән” башкорт халык бию ансамбленә 20 ел тулды. Шул уңайдан шәһәребезнең “Победа” мәдәният йортында күркәм бәйрәм үткәрелде.

Тантананы эчтәлекле чыгышы белән мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. Аннары күз явын алырлык костюмнарга киенгән “Ләйсән” артистлары тамашачыларга искиткеч матур биюләр бүләк иттеләр.
Чараны алып баручылар – Зифа Хәмидуллина һәм Рәмис Хөсәенов ансамбль тарихы, аның казанышлары, уңышлары турында сөйләп үттеләр.

Әлбәттә инде, юбилярлар хөрмәтенә сәхнәдән бик күп җылы сүзләр яңгырады. “Ләйсән”гә нигез салучы, аның алыштыргысыз җитәкчесе, хореограф Рауда Даниял кызы Шәймәрдановага Рауда Шаймарданова аерым рәхмәтләр белдерелде. Һәм ул мондый мактауга һәм игътибарга, һичшиксез, лаек!

Рауда ханым менә инде ничәмә еллар балаларда башкорт халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, милли хисләр тәрбияли, аларны бердәмлеккә, татулыкка өйрәтә. Шунысы куанычлы ки, балалар да ансамбльгә бик теләп йөриләр, үз милләтләренең бай традицияләренә карата ихтирам һәм кызыксыну күрсәтәләр, рәхәтләнеп милли биюләр өйрәнәләр. Аларның ата-аналары да Рауда ханымны хөрмәт итеп, зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Самара шәһәренең Камилә Сизякова җитәкчелегендәге Башкортлар корылтаеның @kurultaisamararegion, Халыклар дуслыгы йортының ансамбльгә ярдәм итеп килүләре дә – шатлыклы күренеш.

“Ләйсән” төркемен тәбрикләп, Самара өлкәсенең Олы Глушица һәм Олы Черниговка районнарыннан “Чишмә”, “Яшьлек”, “Туган моңнар” ансамбльләре, “Яшьлек шоу-2020” Бөтенроссия яшьләр фестиваленең ярымфиналисткасы Дания Садыйкова, “Ыргыз” кубызчылар төркеме солисты Альберт Солтанов, Мөгълифә Әминева, шулай ук “Кавказ”, “Алпан”, “Айгөл” коллективлары, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” халык бию театры югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.

Самараның “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле дә башкорт кардәшләрен игътибарсыз калдырмады. Шуны да билгеләп үтәсе килә, биюче Рауда ханым Шәймәрданова иҗат юлын нәкъ шушы төркемдә башлаган! “Ялкынлы яшьлек”нең җитәкчесе Рәшит әфәнде Гыйззәтуллин юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерде.

“Ләйсән” ансамбле 20 ел эчендә югарыдан-югары үрләр яулап, зурдан-зур уңышларга ирешеп, Самара өлкәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә дан-шөһрәт казанып, лаеклы рәвештә “халык” исеменә ия булды. Әлеге искиткеч талантлы коллективка озын-озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәргә насыйп булсын!

 Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*