tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй политехник көллиятендә “Кыстыбый фест” конкурсы узды
Зәй политехник көллиятендә “Кыстыбый фест” конкурсы узды

Зәй политехник көллиятендә “Кыстыбый фест” конкурсы узды

Үзенчәлекле “Кыстыбый фест” конкурсы политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең максаты – яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Конкурс  таләпләре буенча һәр команда татар халкының  милли ризыгы – кыстыбый әзерләргә тиеш иде.  Таләпчән жюри ризыкның тәменә генә түгел, ничек әзерләнүенә, тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирде.

Күркәм чара чәй өстәле артында дәвам итте. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.

Гран-прига  Анатолий  белән Ләйсән Смирновлар лаек булды.

1 урын – Хәсәншиннар,
1 урын – Әхмәтҗановлар,
2 урын – Волковлар,
2 урын – Токаревлар,
2 урын – Хәмитовлар,
3 урын – Карповлар,
3 урын – Сәидовлар,
3 урын – Яббаровлар

“Алтын куллы оста” номинациясендә  Хәсәншиннар гаиләсе, «Гаилә традицияләрен саклаучылар» номинациясендә Кадыйровлар  җиңү яулады.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*