tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар матбугаты яшәргә тиеш…”
“Татар матбугаты яшәргә тиеш…”

“Татар матбугаты яшәргә тиеш…”

Уфада “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясендә милли-мәдәни автономия Советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне сөйләде.

– Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар, хөрмәтле президиум!

Римма Әмировна үзенең чыгышында Республиканың татар милли-мәдәни автономиясенең үткән еллардагы эшчәнлегенә бик җентекле байкау ясады инде. Шуларга өстәп һәм тулыландырып, бер-ике генә фикер әйтеп үтәсем килә.

Бүген сәяси, икътисади көнкүрештә модага кергән, киң танылган, таралган атамаларның-терминнарның берсе – ул КЕШЕ КАПИТАЛЫ. Кеше капиталын формалаштыру һәм үстерү өчен аерым министрлыклар махсус программалар да кабул итә һәм кабул итте. Мәсәлән, минем капиталым, минем байлыгым ул нәрсә?

Бу турыда күп сөйләргә, дискуссия оештырырга мөмкин. Бу – икътисади термин, шулай булгач, ул акча белән бәйле. Сүзне озакка сузмас өчен фәндәге аңлатмасына гына тукталып үтәм: “Кеше капиталы – ул кешенең үзенең һәм җәмгыятьнең күптөрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен файдаланыла торган белеме, һөнәри осталыгы җыелмасы”.

Моны ничек аңларга соң? Мәсәлән, яшьләр Башкортстанда, Русиядә белем алалар, ул алган белем яшьләргә Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәргә, бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә дигән сүз. Беренче урынга акча һәм матди байлык чыга. Тәү карашка, бу бик әйбәт кебек. Димәк, матди байлык артыннан куып, теләсә нинди илнең, теләсә нинди җәмгыятьнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә дә була. Хәтта үз илеңдә яшәп тә. Без моның шулай икәнлеген элекке союздаш республикаларда булган хәлләргә карап та әйтә алабыз.

Минем уемча, бу кагыйдәнең төп нигезе юк. Ул тулы түгел, һәм ул түбәндәгечә яңгырарга тиеш дип уйлыйм:
“Кеше капиталы – ул үз халкының һәм иленең рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән кешенең шәхси максатларында һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә кулланыла торган физик, акыл сәләте, белеме, һөнәри осталыгы җыелмасы”.

Кыскасы, безнең белемле, үз һөнәренең остасы булган яшьләребез үз халкының, үз иленең патриоты булганда гына үзебез яшәгән җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәк, һәм аның алдынгы, куәтле, барлык яклап та ныклы булуы өчен тырышачак. Ә патриотлык-ватанпәрвәрлекнең нигезе халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрендә.

Бу уңайдан безнең Татар милли-мәдәни автономиясе халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу өчен күп тырышлык сала. Нинди эшләр башкаруыбыз турында Римма Әмировна җентекләп сөйләде. Ул эшләр турында шулай ук республикада нәшер ителүче татар басмалары да язып тора. Республикада бюджет исәбенә 32 татар басмасы нәшер ителә. Шуларның 4есе – республика күләмендәге басмалар – “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары. Калганнары – муниципаль дәрәҗәдәге гәзитләр. Әлеге басмалар татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм үстерү буенча һәр санында фәһемле мәкаләләр бастыра. Ул яшьләрне тәрбияләүдә мөһим кулланма була ала. Без бүген шушы трибунадан оят булса да әйтергә тиеш, кайсыбер татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләр, мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары да республиканың татар телендә чыккан гәзит-журналларын бөтенләй алдырмыйлар.

572 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла, 40 мәктәптә тәрбия эшләре дә татар телендә бара. Быелгы уку елында 42 902 укучы татар теле һәм әдәбиятын мәктәптә өйрәнә. Республика мәктәпләрендә 616 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар, 314 педагог мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтә. Димәк, шушы саннар гына да республика күләмендә чыккан басма матбугатларының тиражы ким дигәндә 15-20 мең чамасы булырга тиешлегенә ишарә ясый кебек.

Чынлыкта исә бөтенләй башкача. Алдырсалар да күз буяу өчен бер айга гына язылучылар да бар. Безгә, мәсәлән, “Әллүки” балалар журналын алдыру буенча Уфаның 84нче, 65нче татар гимназияләре зур ярдәм күрсәтә, зур рәхмәт аларга, Октябрьский шәһәрендәге татар гимназиясе теләсә, тагын да күбрәк яздырта алыр иде. Ә Бәләбәй татар гимназиясенең подписка буенча эшчәнлеген без бөтенләй тоймыйбыз. Татар матбугатын таратуда ярдәм күрсәткәннәре өчен Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Туймазы, Әлшәй, Борай, Чакмагыш, Федоровка, Яңавыл районнары җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Республикада нәшер ителүче татар матбугатының татар телен саклаудагы һәм үстерүдәге роле дә бәяләп бетергесез. Алар бит ата-аналар балаларын татар сыйныфларында укытсын өчен эшчәнлек тә алып бара. Матбугат һәм мәктәп коллективы – без бергәләп тотынсак кына үз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга ышанычлы итеп тапшыра алачакбыз. Безнең ата-бабаларыбыз меңнәрчә еллар милләтебезне милләт иткән телебезне саклап, буыннан буынга тапшырып, безнең көннәргә китереп җиткергәннәр. Тел – безнең ерактагы ата-бабаларыбыздан калган рухи мирас. Без, аларга хыянәт итеп, шушы чылбырны өзәргә тиеш түгелбез.

Бүген кайсыбер ата-аналардан, татар телен ул белә инде, мәктәптә башын катырмасын, БДИ бирә торган дәресләрне укысын, дигән сүзләр дә ишетелә. Ул ата-аналар шуны аңласын иде: бүген син балаңның туган тел өйрәнүен баш катыру дип исәплисең икән, берничә елдан ул синең башыңны катырырга мөмкин. Бала туган телен өйрәнергә тиеш, чөнки туган тел белән балага иман керә, туган тел белән рух керә, туган тел белән милли хис керә, туган тел белән милләтнең әхлагы керә, туган тел белән ватанпәрвәрлек керә. Менә шушыны ата-аналарның аңына сеңдерер өчен мәктәп коллективы һәм матбугат басмалары бергә булырга тиеш тә.

Республиканың Татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенең дә төп юнәлеше булып туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау тора. Шушы уңайдан республика дәүләт власте органнары белән берлектә бик күп чаралар оештырыла. Алар арасында милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгәннәре дә байтак. Алар турында төп докладта телгә алынды инде. Чыннан да хәзерге Башкортстан җирлеге элек-электән Евразия халыклары мәдәнияте үзәге булган. Биредә гасырлардан-гасырларга төрле милләт һәм дин кешеләре дус-тату булып бергә гомер кичергән һәм кичерә. ХХ гасыр башына гына күз салыйк. Данлыклы “Галия” мәдрәсәсендә татарлар һәм башкортлар гына түгел, ә бөтен Европадан һәм Азиядән яшьләр килеп укыган. Нәкъ биредә, Уфада, кырым татарларының, казахларның, черкесларның, үзбәкләрнең, адыгейларның һөнәри журналистикасына нигез салынган. “Галия” мәдрәсәсендә кырым татарларының – “Өмет”, черкесларның –“Ләгү”, казахларның “Садак” журналлары чыгып килгән.

Биредә үк киләчәктә классик әдәбиятларга нигез салучылар: казахлардан Баембәт Майлин, Ногман Манаев, үзбәкләрдән Мирмухсин Ширмөхәмәдов, черкеслардан Әхмәд Хатков, адыгейлардан Тембот Керашев белем алган. Шул рәвешле “Галия” мәдрәсәсе бик күп халыкларның рухи үзәгенә әверелә. Башкортстан, шулай ук, чуваш әдәбияты аксакаллары Константин Иванов һәм Яков Ухсайның, урыс әдәбияты классигы Сергей Аксаковның да рухи бишеге булып тора.

Кыскасы, бәрәкәтле Башкортстан җире бик күп тугандаш халыкларның рухи-мәдәни үсешенә ныклы этәргеч биргән. Һәм Башкортстан Татар милли-мәдәни автономиясе бүгенге глобальләштерү чорында үзенең төп бурычын үти – хәзерге яшь буынны шушы күркәм традицияләрне күз карасыдай сакларга, лаеклы дәвам итәргә өйрәтә. Шулай ук туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне яклау, саклау һәм үстерү тойгыларын тәрбияләп, яшьләребезнең ватанпәрвәр булып үсүе өчен күп көч сала. Ә ватанпәрвәрлек – ул кеше капиталының нигезе. Нигез ныклы булганда гына безнең милләт тә, туган җиребездә гомер иткән халыклар да, Туган ил дә үсеш юлында булыр, – дип сөйләде ул.

Ример Насретдинов

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*