tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телем – якын дустым
Туган телем – якын дустым

Туган телем – якын дустым

Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышлап, «Туган телем – якын дустым» дип исемләнгән кичә узды. Җирле клуб хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган бу чараның төп максаты – укучыларны әлеге мөһим датаның тарихы белән таныштыру, туган телгә, шигърияткә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, төрле милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.

Чарада катнашучылар дөньяда телләрнең күптөрлелеге, һәр кеше өчен туган теле мөһим булуы, башка халыкларның телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә  кирәклеге турында белделәр.

Шулай ук алар игътибарына «21 февраль – Халыкара туган тел көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. 15 февральдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә 115 яшь тулганга күрә, күргәзмәнең төп өлеше аңа багышланган иде. Мин язучының биографиясе, иҗаты турында сөйләдем, балаларны аның Моабит дәфтәре китабы белән таныштырдым.

Чараны алып баручылар Динара Худайбердина һәм Динара Заплатина татар теленең матурлыгы турында сөйләделәр, татар биюе башкардылар. Алина Салахетдинова һәм Вероника Салахова оста иттереп татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, ә Илшат Салахетдинов шаян татар биюен күрсәтте. Клуб мөдире Алсу Салахетдинова матур итеп  «Кил син» җыры белән чыгыш ясады. Аннары барыбыз бергә «И туган тел»не җырладык.

Чарабыз  чәй өстәле артында тәмамланды, шунда ук оештырылган «Татар халык ашлары» күргәзмәсе дә һәркемдә зур кызыксыну уятты.

Гөлнара ФАТЕХОВА

Түбән Новгород өлкәсе, Чүмбәли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*