tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар музыкасына кем нигез салган?
Татар музыкасына кем нигез салган?

Татар музыкасына кем нигез салган?

Уен кораллары һәм аларның барлыкка килүе кеше хезмәте белән бәйле. Иң беренче бәрмә уен кораллары барлыкка килгән. Мәсәлән, борынгы кеше ике таш алып, бер-берсенә суга икән, менә сиңа беренче уен коралы. Уктан атканда, җәя кылын тартып карый: тавыш чыкканлыгын сизә. Кыллы уен коралларының нигезе шуннан. Җил исеп, камышны сындырса, аның эченнән һава дулкыннары узып, ниндидер тавыш чыгара. Тынлы уен кораллары турында сөйләгәндә, шундыйрак фараз белдерергә мөмкин.

РУСЛАРДА – СВИРЕЛЬ, ТАТАРДА – КУРАЙ

Курайның барлыкка килүенә бәйле төрле риваятьләр бар. Җил өргәндә, камышның куыш урыныннан тавыш чыкканын ишетеп, кеше дә өреп карый һәм шундый нәрсәгә игътибар итә: көпшә озынрак булган саен, тавыш калынрак чыга. Көпшә кыска булса, нечкәрәк тавыш килеп чыга. Кеше ике көпшәне янәшә куеп, уйнап карый. Кызыклы күренеш булуын аңлый. Ике көпшәне бер юлы кулланып булмаганын аңлый, шуңа күрә кеше көпшәгә тишекләр тишә башлый. Курай – татар уен коралы димәс идем. Курайга охшаган уен коралы һәрбер халыкта да бар. Русларда свирель, кемдәдер най дип атала.

Ни өчен без нәкъ курай дибез? Чөнки хәзер курай дип атала торган уен коралы татар көйләренә җайлаштырып эшләнгән. Шул ук пентаноникага җайлаштырылган. Беренче курайларыбыз ике-өч тишекле булган, хәзер алар җиде тишекле дә була ала.

БОРЫНГЫ УЕН КОРАЛЛАРЫ ПОПУЛЯРЛАША

Безнең халыкта ике кыллы думбра бик популяр. Думбра да бик күп халыкларда: калмыкларда да, казакъларда да, русларда да бар. Руслардагы уен коралы балалайка дип атала. Аның килеп чыгышы да бик бәхәсле: бик күп белгечләр балалайка ике кыллы думбрадан килеп чыккан ди. Саз да – кыллы уен коралы. Аның тавыш чыгару ысуллары гына икенче төрле. Думбрада бармак белән кыллар буенча йөртеп уйныйлар. Ә сазда чиертеп уйныйлар.

Гөслә дә безнең халыкта бик популяр булган. Хәзер шул уен коралын кире кайтарырга йөрибез. Гөсләчеләребез дә, уен коралын ясаучыларыбыз да бар. Алар «Бәрмәнчек» ансамблендә дә, башка коллективларда да барлыкка килеп, кулланыла башлады. Думбраны яңадан кайтардык дисәк тә була. Шул ук мөнәҗәтләрне думбрасыз күз алдына китереп булмый.

КАШЫК ТА БӘЛӘК…

Бәрмә уен коралларының төре йөзләгән. Кашыклар, шакылдавыклар да бәрмә уен коралына керә. Элек һәрбер авылда бәләк булган.

Нәрсә ул бәләк? Бәләк – керне югач, тигезләү, яки кер тактасы рәвешендә кулланыла торган махсус җайланма. Русларда ул рубель дип атала. Менә шул бәләк матур тавыш чыгара торган булган. Хәзер иң популяр бәрмә уен коралларының берсе – дәф. Тәгәрмәч рәвешендәге, тире белән әйләндерелеп алынган корал. Аның бер төре – бубен. Дәфнең төрләре күп. Дәфсез бәет, мөнәҗәт, борынгы җырларны башкарып булмый. Элек алар барысы да бары тик дәф ярдәмендә генә башкарылар торган булганнар. Ул төрек илләрендә бигрәк тә популяр.

КЫТАЙДАН КЕРГӘН ГАРМУН

Кыллы уен кораллары арасыннан кыл-кубыз дигәне бар. Атның ялыннан смычок ясыйлар. Шуның ярдәмендә тавыш чыгарылган. Ул бүген камилләштерелә һәм кире үзебезгә кайтарыла. Соңрак башка уен кораллары барлыкка килә. Мәсәлән, гармун. Ул безгә – Татарстанга – XIX гасырның урталарында гына килеп керә.

Гармунның тарихы Кытайга барып тоташа. Осталар Аурупага килеп, гармун ясый башлыйлар. Шуннан безгә килеп эләгә инде. Русиядә гармун бик популяр. Һәрбер халык гармунны үзенең көйләренә җайлаштырып, гармун ясый. Кавказ халкында, мәсәлән, кавказ гармоникасы гамәлдә. Саратов гармуны – Саратов халкы такмакларын башкару өчен җайлы, хәтта кыңгыравы да бар. Татар халык көйләрен башкарырга үзебезнең тальян гармуныбызга ни җитә!

ҖЫР ДӘРЕСЛӘРЕН – МАНДОЛИНАДА

Кызганыч, узган гасыр башындагы төрле вакыйгалар аркасында думбра һәм саз безнең мәдәниятебездән китеп бара. Аңа алмашка мандолина килә. Мандолинаның «туган җире» – Италия. Безнең сазга бик якын.

Мандолинада бер үк төрле тонга көйләнгән ике кыл (сазда кыл саны өчәү була) татар милли көйләрен уйнау өчен бик җайлы. Укытучылар әзерли торган беренче уку йортларында барысы да мандолинада уйный белергә тиеш була. Шул мандолинаны күтәреп алар авылларга кайткан һәм җыр дәресләре алып барган. Мансур Мозаффаров, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлилләр дә мандолинада яхшы уйнаганнар.

ҖАНСЫЗ СИНТЕЗАТОР

Хәзер исә дөньяда бер генә уен коралы да беренчел рәвештә калмый. Елдан-ел камилләшеп тора. Шул ук гармуннан баян килеп чыккан. Баян гармунны кысрыклый, чөнки аның көй башкару, уйнау мөмкинлекләре гармунныкына караганда киңрәк. Элегрәк кайбер авыл клубларында, мәктәпләрдә фортепиано популяр иде. Хәзер исә синтезаторның мөмкинлекләре зуррак. Ләкин аның кирәкмәгән ягы да бар: электрон музыка тавышы кеше тавышына туры килми, аның җаны юк. Кеше тавышны үзе чыгара икән, музыканың да җаны барлыкка килә.

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*