tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Иске Тинчәле авылы мәчет ачу тантанасына әзерләнә
ВИДЕО: Иске Тинчәле авылы мәчет ачу тантанасына әзерләнә

ВИДЕО: Иске Тинчәле авылы мәчет ачу тантанасына әзерләнә

350 елдан артык тарихы булган Иске Тинчәле авылы мәчет ачу тантанасына әзерләнә.
Шушы көннәрдә генә авыл халкы, Буа мөхтәсибәте һәм иганәчеләр катнашында мәчеткә ай куелды.

Буа районы Иске Тинчәле авылы ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе булып эшләгән Кыям Абрамовның туган төбәге буларак та данлыклы. Шуңа да мәчеткә Кыям Алибәк улы исемен бирергә карар кылынган. Ә төзү эшләрен Буа якташлык җәмгыяте әгъзасы Марс Алиев әйдәп йөри. Гомумән авылга икенче мәчет төзүне ул тәкъдим итә һәм төп иганәчсесе була.

Иске Тинчәле авылында иман йортын тантаналы ачу чарасы август ахырына планнаштырыла.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*