tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан-2021» музыка фестивале үтте

ВИДЕО: Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан-2021» музыка фестивале үтте

Идел ярында урнашкан Кызыл Байрак авылында халкыбызның бөек композиторы Сәлих Сәйдәшев истәлегенә багышланган традицион сәнгать бәйрәме үтте. Бу урын юкка гына сайланмаган – Сәлих Сәйдәшев күп еллар буе монда яшәп татар музыкасының җәүһәрләренә әйләнгән әсәрләрен иҗат итә.

Фестиваль тамашачының күңелендә бөек композиторның әсәрләрен яңарта. Концерт программасында чыгыш ясаучылары Салих Сәйдәшев әсәрләрен тагын бер тапкыр искә алып башкардылар.

Кызыл Байрактагы һәр урам, һәр өй мәшһүр татар композитор вакытларында булган вакыйгаларны искә төшерә. Бөек композиторның үлемсез әсәрләре халык күңелендә яши һәм аларны ишетер өчен бу фестевальның кунаклары республикабызның төрле төбәкләреннән килгән .

Сәлих Сәйдәшев фестиваленең үткән елларын җылы итеп искә төшерүчеләр дә бар.

Сәлих Сәйдәшев туганнары да әлеге очрашуны көтеп алганнар. Легендар композиторның илһам чыганагы булган җирләренә тагын бер тапкыр кайтканнар.

Кызыл Байракның кабатланмас табигате: иделнең киңлеге, урман шаулавы бөек композиторыбызның чиксез моң чыганагы булып торуына монда килгәч кенә ышанасың.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*