tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентның Татар мәдәни үзәге рәисенә Үзбәкстанның дәүләт бүләген тапшырдылар
Ташкентның Татар мәдәни үзәге рәисенә Үзбәкстанның дәүләт бүләген тапшырдылар

Ташкентның Татар мәдәни үзәге рәисенә Үзбәкстанның дәүләт бүләген тапшырдылар

Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнгән.

Үзбәкстан Республикасындагы Татарстан вәкиллеге сайтында хәбәр ителгәнчә, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шавкат Мирзиёев указы нигезендә Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнә.

Орден аңа илдә милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән лаеклы өлеше, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуда һәм үстерүдәге зур казанышлары, чит илләр белән ике яклы үзара файдалы мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен бирелә.

Ришат Нәбиуллинның яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык рухында, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәткә өйрәтеп тәрбияләү буенча үрнәк эшчәнлеге һәм җәмгыять тормышында актив катнашуы югары бәяләнә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*