tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әпсәләмов иҗаты һәм табиблар мирасы
Әпсәләмов иҗаты һәм табиблар мирасы

Әпсәләмов иҗаты һәм табиблар мирасы

Татарстан башкаласында «Мәдәни код» халыкара урам сәнгате фестивале старт ала. Фестиваль «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Стрит-арт кысаларында рәссамнар Казанның Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча урнашкан биналарның фасадларын язачаклар.

Татарстан Республикасында биш иҗат коллективы һәм райтеры эшләячәк.

«Болгариядән ARSEK&ERASE дуэты киләчәк. Абыйлы-энеле Жельо һәм Георгий Димитровлар иллюстрация һәм график дизайн белән шөгыльләнәләр, шулай ук граффити ясыйлар. Рәссамнар 2000 елдан бирле эшли. Аларның сурәтләре Европа, АКШ, Кытай, Сальвадор һ.б. илләрендәге йорт диварларын бизи. АКШ райтерларның тагын бер дуэты – FX CREW дуэты киләчәк. Шулай ук Казанда Испаниядән килгән Россия рәссамы Вячеслав Гунин эшлиячәк. Һәм, әлбәттә инде, без ватандашларыбызның , аерым алганда, Рөстәм Qbicның иҗатын күрәчәкбез, ул, сүз уңаеннан, Казаннан», – дип сөйләде фестивальнең старты уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә «Мәдәни код» проекты авторы, заманча сәнгатьне үстерү һәм ярдәм итү фонды президенты Дмитрий Левочкин.

Җирле халык өчен әһәмиятле булган рәсемне Испан Вячеслав Гунин (Sav45) ясый. Ул татар язучысы һәм журналист Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре мотивлары буенча картина язачак. Роман табиблар турында сөйли. Вячеслав Гунин хәбәр иткәнчә, бу тарих аңа дөнья пандемия кичергән шартларда аеруча актуаль булып күренде.

«Үз эшемдә мин табиблар хезмәтенең әһәмиятенә игътибар итәргә телим. Без аларның эшенең әһәмиятен бары тик үзебез бәлагә очраганда гына аңлыйбыз. Муралдагы кыз – ул «Ак чәчәкләр» романының төп герое, ул шулай ук медик. Минем эшемне күргән кешеләр шулай ук табиблар турында искә алсыннар иде», – дип хәбәр итте Вячеслав Гунин (Sav45).

Фестиваль барышында райтерлар 7 зур граффити булдырачак. Казанда яшәүчеләр рәссамнарның эшен 14 августтан башлап күзәтә алачак. Әзер муралларның рәсми презентациясе 30 августта-Татарстан Республикасы көнендә узачак.

«Мәдәни код» фестивале – безнең халык тарафыннан көтелә торган вакыйга-2020 елның февралендә үк 100 меңнән артык кеше ачык һавада мондый галереянең Казанда барлыкка килүе өчен тавыш бирде. Дөньякүләм танылган рәссамнар Казан һәм Татарстан Республикасының мәдәни кодын укыячак. Фестивальнең Татарстан Республикасы көне һәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узуы аеруча символик мәгънәгә ия. Фестивальнең кыйммәте шунда ки, бу – яшь рәссамнарның үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге. Мәдәният, әйләнә-тирә мохитне һәм чынбарлыкны үзгәртеп, урамга чыга», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

«Узган ел Татарстан Республикасы йөзьеллыгы уңаеннан «Мәдәни код» резиденты Рөстәм Qbic Казанда һөнәрче белән мурал оештырган иде. Хәзер безнең рәссамнар шәһәргә җиде эштән торган галерея бүләк итә. Яз көне «Мәдәни код»ның махсус проектлары Түбән Новгородта оештырылган – Sav45 рәссамы Максим Горькийның зур портретын язган, Мәскәүдә театр бинасы янында Владимир Высоцкийның портреты пәйда булган. Инде сентябрьдә тагын бер зур фестиваль – Ставрополь краеның Солнечный шәһәрендә башланачак», – дип хәбәр итте «Россия-мөмкинлекләр иле»  АКБОның яшьләр проектлары җитәкчесе Ирина Карих.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни код» – Халыкара фестиваль, аның кысаларында дөньякүләм стрит-арт бергәлеге дип танылган Россия һәм чит ил рәссамнары Россиянең төрле төбәкләрендә мураллар тудыра.

Фестивальнең төп максаты-ачык һавадагы монументаль сәнгать музейларын, Россия Федерациясе халкын заманча сәнгать юнәлешләре һәм дөньякүләм урам мәдәнияте белән таныштыру өчен креатив киңлек булдыру.

Гомумән алганда, 2021 ел ахырына кадәр Фестиваль кысаларында 60ка якын мурал төзеләчәк. Хәзерге вакытта рәссамнарның эшләрен Одинцово (Мәскәү өлкәсе), Чиләбе, Казан, Яшел Үзән (Ставрополь крае) һәм Мәскәү өлкәсенең Солнечногорскида «Сенеж» идарә остаханәсендә күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасында «Мәдәни код» проектын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, заманча сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Проект заманча сәнгатьне популярлаштыруга, талантларга ярдәм итүгә һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*