17 ноябрь көнне “Татарлар Италиядә” мәдәният ассоциациясе Римда яшәүче милләттәшләребезне опера җырчысы Диана Нурмөхәммәтованың концертына җыйды. Тумышы белән Башкортостанның Аскын районыннан булган Диана Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе тәмамлаганнан соң, Вена дәүләт операсына эшкә чакырыла. Бүген ул дөньяның төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге