tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача
«Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача

«Ибн Фадлан» фильмы «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы»н ача

20-27 ноябрьдә Казанда «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» чарасы узачак. Фильмнар шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк.

Программага 2022 елда Казан кинофестивалендә катнашкан Якутия, Үзбәкстан, Казахстан, шулай ук Татарстанда төшерелгән 7 фильм кергән.

Киномарофонны «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы ачачак. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.

«Ибн Фадлан» фильмы Казанда «Мир» кинотеатрында 20 ноябрьдә кичке сәгать җидедә (19:00) күрсәтелә. Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә әлеге картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. Ул фестиваль вакытында 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды. Нәтиҗәдә «Ибн Фадлан» кинотасмасы фестивальнең «Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен» махсус дипломына лаек булды.

«Мир» кинотеатрында тамашачылар шулай ук «Ибн Фадлан» фильмын төшерүчеләр белән дә аралаша алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*