tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өчкүлдә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр
Өчкүлдә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр

Өчкүлдә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр

Түбән Новгород өлкәсенең Өчкүл авылында яшәүче Таһир һәм Хасәнә Әббәсовлар бу көннәрдә кунаклар кабул итә. Өлкәннәрне котларга адми­нистрация белгечләре Рамилә Сафина һәм Динара Котдусо­ва, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлсинә Бәдретдинова да килде.

Таһир ага 85 яшен тутырды, ә Хасәнә апа белән алар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Күркәм гомер бәйрәмнәре уңаеннан ка­дерле өлкәннәребезгә бүләкләр тапшырдык, авылыбыз файдасына кылган игелекле, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләребезне белдердек.

Таһир ага белән Хасәнә апа гомерләрен җирле күмәк хуҗалыкка багышладылар, төрле авыр эшләрдә хезмәт иттеләр. Гаилә башлы­гы лаеклы ялга чыккач, күп еллар дәвамында авылда имам хезмәтен дә уңышлы алып барды.

Юбилярлар гаилә тормышыннан да уңды, дүрт тәүфыйклы бала тәрбияләп үстерде. Аларның һәркайсы олы тормышта лаеклы урын­нарын тапты – Заһир һәм Фәрит Мәскәүдә урнаштылар, Дания Согуд Гарәбстанында (Саудовская Аравия) яши, ә Зөфәр авылда төпләнде. Балалары газизләренә сигез онык бүләк итте.

Форсаттан файдаланып, хөрмәтле якташларымны тагын бер тап­кыр кайнар тәбрик итәм, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-лы вакыйгалар, бала-оныкларының кадер-хөрмәтендә булып күп юбилейлар каршы алуларын телим.

Ринат ХӘСӘНОВ,

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*