tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районында хәрби хезмәткә алынучыларга җылы кием әзерләнде
Кайбыч районында хәрби хезмәткә алынучыларга җылы кием әзерләнде

Кайбыч районында хәрби хезмәткә алынучыларга җылы кием әзерләнде

Кайбыч районы хәрби хезмәткә алынучы якташларыбыз өчен җылы кием, оекбаш, башлык, жилет, йокы капчыгы һ.б. кирәкле әйберләр әзерләде.

Без – аккалфаклылар да бу чарага зур өлешебезне керттек. Элек “Әбием кайгыртуы” акциясенә катнашып, Донецк, Луганск Республикалары халкына йон оекбаш, бияләй, кофта, свитерлар бәйләп җибәрелсә, соңырак хәрбиләргә матди ярдәм белән булыштык.

“Кайсыгызнын кулы җылы” акциясе игълан ителгәч, авылларда оекбашлар бәйләү кабаттан оештырылды. Бәйли алмаганнар калын йон оекбашларны сатып алып киләләр. Берәүнең дә читтә калмавы безне бик сөендерә. Районыбызның иганәчеләре дә бу эштә үз өлешләрен кертте. 19/ 10 дә барлык җыелган әйберләрне сумкаларга (рюкзакларга) бүлеп тутырдык. Һәр солдатка балалар язган хатлар да куелды. Автобусны хәерле юл теләп , дога кылып озаттык. Район башлыгыбыз “Ак калфак” оешмасына рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*