tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Перуда беренче тапкыр Чәк-чәк бәйрәме узды

Перуда беренче тапкыр Чәк-чәк бәйрәме узды

Бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларның чәк-чәк бәйрәмнәре оештырулары күркәм гадәткә кереп бара. Шушы көннәрдә Перуда яшәүче милләттәшләребез дә беренче тапкыр Чәк-чәк бәйрәменә җыелды.

“Әлеге бәйрәмнең максаты – татар халкының татлы ризыгын татып карау гына түгел, ә халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы белән танышу иде”, ди «ТатЛам» иҗтимагый оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева.

Сезнең игътибарга да әлеге бәйрәмнән видео күзәтү тәкъдим итәбез.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*