Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният йортына җыелып токмач кистеләр.
– Хөрмәтле кызлар, ханымнар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару – талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып имин тормышта яшәргә язсын. Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде, һәрбер киткән егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтсалар иде дигән теләктә калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас диеп уйлыйбыз. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин белән, гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп тә тапшырдык, – дип яза Татар Танае мәдәнтят йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Чыганак: yashel-uzan.ru