Укытучы-баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Ул балага белем генә бирүче түгел, ә сәламәтлеген кайгыручы да, шатлыклары өчен куаначы да. Бер сүз белән әйткәндә, ул икенче әни. Шундый укытыучыларның берсе Казан шәһәренең 33нче санлы мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Файзулгатова Чулпан Хаҗинур кызы.

«Гомумән, мин кечкенәдән җырларга, биергә яратам, кешеләр белән аралашып үстем. Чөнки әтием белән әнием балачактан мине дөрес итеп тәрбияләп, минем киләчәгемә зур нигез салдылар. Аларның киңәшләре, тормыш дәресләре белән укытыучы һөнәренә килеп кердем дә инде”.
Чулпан апа укучыларында татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата мәхәббәт тәрбияли. Ул укучыларның бәйләнешле сөйләмен формалаштыру һәм алган белемнәрен тирәнәйтү максатында әдәби-музыкаль кичәләр, бәйге-конкурслар үткәрә.Чулпан апа сөйләвенчә, мәктәп тормышына ул очраклы рәвештә килеп эләгә.

Чулпан Хаҗинур кызы мәктәптә эшләү дәверендә укучылары белән республика, Русия, халыкара төрле фәнни-практик конференцияләр дә, җыр-моңга багышланган конкурслар да катнашып бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды. Чулпан апа балаларны сәнгать, мәдәният дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, баладан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Быел, хәтта еллар буе туплаган белеме белән өстәмә белем бирүче педагоглары арасында “Ел педагогы-2014” исеменә лаек булган.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

