1-5 сентябрьдә Казан шәһәрендә XXXII Татар яшьләре көннәре узды. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге уздырды. Барлыгы 180гә якын делегат катнашты. Удмуртиядән әлеге чарада быел без 5 кеше идек.
Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, яңа белемнәр, мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Һәр елдагыча катнашучылар өчен төрле кызыклы лекцияләр, очрашулар һәм кичке мәдәни чаралар әзерләнгән иде. Традицион рәвештә вокал, бию, кул эшләре, актерлык осталыгы, журналистика, проект эшчәнлеге буенча остаханәләр оештырылды. Кул эшләренә танылган милли дизайнер Ләйсән Хаҗиева өйрәтте, актерлык осталыгы серләрен Галиәсгар Камал театры актеры Артур Шәйдуллин чиште, журналистика буенча остаханәне телевидение алып баручысы Луиза Закирова җитәкләде. Шулай ук без Г. Кариев исемендәге театр директоры Луиза Шарова, Татар китабы йорты директоры Айдар Шайхин һәм Татарстанның башка күренекле шәхесләре белән очраштык. Быелның үзенчәлеге, алдагы елларда форум кысасында татар теле дәресләре остаханә форматында гына узса, быел татар теле һәм татар тарихын аерым дәрес итеп эшләргә булганнар. Бу без, яшьләргә аеруча ошады. Оештыручылар ял программасын кызыклы итү өчен дә тырышканнар. Диджей Радик оештырган дискотекада рәхәтләнеп күңел ачсак, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында «Йосыф» спектаклен карап сокландык. «Идел моңы», «Танцпол йолдызы», «Идел кызы», «Идел егете» конкурсларында да яратып катнаштык, һәркем үз сәләтен күрсәтергә ашыкты. Удмуртия делегациясеннән Рузанна Сәйфетдинова «Идел кызы» конкурсында катнашып, «Тыйнак кыз» исеменә лаек булды.
Минем өчен Татар яшьләре көннәре – тәҗрибә уртаклашыр өчен иң яхшы мәйдан да. Проектлар тәкъдим итү – моның ачык мисалы. Һәр делегат үзе өчен яңалык ала, башка проектларга карап, үзенекен яхшырта. Мин республикабызда «Иман» татар яшьләре тарафыннан оештырылган: «Татар кызы», «Татар яшьләре слеты», «Татар караокесы киче» проектлары, татар телен өйрәнү буенча «Тел бел» курслары, «Ширбәтле пар» танышу кичәсе һәм башка милли чаралар турында сөйләдем. Башка регионнардан килгән яшьләрнең чыгышларын тыңлап, алардан тәҗрибә алдым.
Татар яшьләре көннәре тәмамланганда делегатлар тарафыннан резолюция кабул ителде. Анда традицияләребезне саклауга игътибарны арттыруга басым ясалды. Безнең бурыч – гореф-гадәтләребезне, телебезне алдагы буыннарга түкми-чәчми тапшыру. Шулай ук традиция буенча Татар яшьләре көннәренең лидерын сайлау булды. Быел әлеге исем өчен мин (икенче ел рәттән), Мәскәүдән Рөстәм Шакеров, Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова көрәште. Бу юлы Татар яшьләре көннәре лидеры исеменә Фәрзәнә Мәхмутова лаек булды.
Казаннан яңа максатлар, үзебез өчен яңа бурычларны билгеләп, илебезнең төрле почмакларыннан яңа дуслар табып, илһамланып кайттык. Удмуртиядән катнашкан делегатлар исеменнән шушы мөмкинлекне биргәннәре өчен «Идел» татар яшьләре үзәгенә зур рәхмәтебезне белдерәм.
Диана Йосыфкулова, «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
Рузанна Сәйфетдинова, делегат: «Мин татар яшьләре көннәре»ндә беренче тапкыр катнаштым. Әлеге чара турында элек ишетеп кенә белә идем. Үземнең барып күрәсем, әлеге зур форумның бер өлеше буласым, шушы көннәрнең «тәмен» татып карыйсы килә иде. Аллаһка шөкер, хыялларым тормышка ашты.
Татар яшьләре көннәре минем өчен ул – Татарстан Республикасының танылган кешеләреннән мастер-класслар алу, төрле кызыклы очрашулар, лекцияләр белән бай 5 көн булды. Истәлекле мизгелләренең берсе «Йосыф» татар спектаклен карау иде. Мин беренче тапкыр татар спектаклендә булдым.
Шулай ук татар теле һәм тарихы буенча уздырылган дәресләрне дә беренче тапкыр тыңладым, чөнки мин рус мәктәбен тәмамладым. Һәр кич безнең өчен төрле чаралар һәм конкурслар оештырылды. «Идел кызы» конкурсында катнашып, «Тыйнак кыз» исемен алуыма бик шатмын. Шулай ук минем өчен төрле төбәкләрдән килгән яшьләр белән татар телендә аралашу кызыклы булды, аларның һәркайсының үз диалекты булуына игътибар иттем. Татар яшьләре көннәре милләтебезнең киләчәге өчен алга таба да эшләргә көч һәм дәрт бирә. Туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләре турында яхшырак белергә ярдәм итә!»
Таһир Мөхәммәтдинов, делегат: «Татар яшьләре көннәре белән мин беренче тапкыр 2021 елда танышкан идем. Быел «Иман» татар яшьләре белән берләшеп бару мөмкинлеге туды. Форум төрле чыгышларга һәм мастер-классларга бай булуы белән истә калды. Мондый мизгелләрдә рухи яктан көч туплыйсың, үз милләтеңне тагын да ныграк ярата башлыйсың, ныграк горурлана башлавыңны тоясың. Бик күп уңай, матур, җылы хис-тойгылар белән кайттым. Удмуртия татар яшьләренең чын лидеры буларак, милли традицияләребезне, телне һәм мәдәниятне үстерүдә үз өлешен керткән өчен Дианага һәм «Иман» татар яшьләре берлегенә зур рәхмәтемне белдерәм».
Рәфис Мөбәрәков, делегат: «Мин «Иман» татар яшьләре берлегенә 2015 елда килдем, ләкин Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнаштым. Әлеге чарада татар халкы, татар милләте белән телне саклау турында дәресләр һәм лекцияләр узды. Һәр спикерны игътибар белән тыңладым. Аларның сүзләре күңелемә кереп калды. Замана яшьләре өчен файдалы, кирәкле программа әзерләгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә».