tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТатарБазарФест”ка рәхим итегез!
“ТатарБазарФест”ка рәхим итегез!

“ТатарБазарФест”ка рәхим итегез!

27 октябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Дүртенче ел уздырыла торган бәйрәмнең форматы балаларны, яшьләрне тарту уңаеннан елдан-ел үзгәрә. Агымдагы елда исә әлеге фестиваль кысаларында “Яңарыш” газетасы редакциясе 2020 елга милли басмага язылучылар арасында лотерея уйнатачак. Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бензин белән эшләүче пычкы, шуруповерт бүләк итәчәк, “Хуш, Агыйдел!” спектакленә билетлар һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Фойеда Ижау шәһәре сатучылары, Яр Чаллы шәһәреннән “Рәхмәт” кибете — милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләре, милли ризыклар, татар язучыларының китапларын, калфаклар, түбәтәйләр тәкъдим итәчәкләр, остаханәләр үткәрәчәкләр. Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбурлы, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырачак, остаханә үткәрәчәк. Муса Җәлил исемендәге китапханә күргәзмәсе белән танышып, алар тарафыннан балалар өчен оештырылган остаханәләрдә катнашырга мөмкинлек булачак. Казан шәһәреннән “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәячәк. Сәхнәдә “ГаиләФест” — гаилә бәйрәме үтәчәк. Сезне әлеге бәйрәмдә катнашачак татар гаиләләре белән таныштырабыз. Аларга көч биреп, алкышларга күмәргә, бәйрәмнән ел буена җитәрлек матур тәэсирләр алырга, барлык милләттәшләребезне көтеп калабыз!

Милләтемнең киләчәге бит мин
Газизләрдән-газиз баласы,
Алда әле без эшлисе эшләр
Яулыйсы үрләрнең яңасы.
Мин — татармын, газиз милләтемнең
Дәвамчысы килер көннәрдә,
Газиз әнкәм милли җырын көйләп
Юаткандыр безне сөйгәндә.
Әнә шундый моңлы милли көйләребезне, бишек җырларын тыңлап үскәнгә, бала яшьтән үк шигъри җанлы булып, әдәбиятка тартылып үсә. “Мин — татар кызы, малае”, — дип горурланып әйтә алар. Әти-әниләр, әби-бабайлар милләтебезгә тугрылык сакларга өйрәтә, туган телебезгә мәхәббәт уята. Дин кануннары, тылсымлы әкиятләр, бишек җырлары, татлы сүзләр кечкенәдән балалар күңеленә сеңә. Сезне таныштырасы гаиләләребез нәкъ шундый.

“ГаиләФест” бәйгесендә катнашучылар
Таныш булыгыз Кияс районыннан Физалия һәм Мәүлетҗан Гыйльметдиновлар гаиләсе. Айзилә һәм Сания исемле ике кыз үстерәләр. Айзилә икенче сыйныфта укый, Сания балалар бакчасында тәрбияләнә. Мәүлетҗан — Тауҗамал авылы егете, Физалия — күрше Байсар авылыннан. Бу районда белгәнегезчә, ике татар авылы гына бар. “Башка милләт кызларына өйләнергә уйламадым да, кызны да татар авылыннан гына эзләдем”, — дип шаярта Мәүлетҗан. Татар теле әлеге авылларда инде күптәннән укытылмый. Ләкин шуңа да карамастан Мәүлетҗан белән Физалия туган телебездә иркен сөйләшәләр. “Кечкенәдән өйдә сөйләшеп үстек”, — диләр алар. Бүгенге көндә кызлары Айзилә белән Санияне дә татар теленә өйрәтәләр. “Үзем дә балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйгач, туган телебезне җырлар аша өйрәтергә тырышабыз, чөнки балаларга җыр-бию күпкә кызыклырак”, — диде Физалия. Ике яктан да әти-әниләр белән дус-тату яшиләр. Бер-берсенә ярдәмләшеп дөнья көтәләр.

Ижау шәһәрендә яшәүче “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Гөлнара һәм Рамил Вәлиевләр өч бала үстерәләр. Уллары Нияз алтынчы сыйныфта, игезәк кызлары Мәликә белән Мәдинә икенче сыйныфта белем алалар. Гөлнара Әгерҗе районы Яңавыл авылыннан, ә Рамил исә Ижаудан. Рамил рус мәктәбендә белем алса да, өйдә әти-әнисе, авылда әби-бабасы белән татар телен өйрәнеп үсә. Бу гаиләдә өйдә бары тик татарча гына аралашалар. Татарча китапларны яратып укыйлар. Балалар җирле авторларыбызның шигырьләрен бик күбесен яттан сөйлиләр. “Яңарыш” газетасында, “Алтын йомгак” журналында балаларның иҗат җимешләре еш басыла. Авылда яшәүче ике әнинең балалар да, оныклар да зур ярдәмчеләре. Һәр яктан үрнәк булырлык гаиләгә сокланып туймаслык.

Сарапул шәһәрендә яшәүче Эльвира һәм Артур Лотфуллиннар гаиләсендә дүрт бала. Олы уллары 21 яшьлек Линар Санкт-Петербург шәһәрендә хезмәт куя. Лимирага 14 яшь, Ратмирга 9 яшь, Рамилинага 7 яшь. Яңа йорт төзиләр, шуңа күрә дә гаиләдә һәр кешегә эш җитәрлек. Эльвираның әти-әниләре Башкортстанның Янаул районыннан, Артурның әниләре тумышлары белән Татарстанның Актаныш районыннан. Эльвира белән Артур күрше булып яшәгәннәр, шуңа күрә кечкенәдән үк таныш булганнар. Балалар ике яктан да әбиләр, бабай тәрбиясен нык алалар. Эльвираның әнисе Илүсә апа: “Минем тормыш иптәшем, ишеккә: “Монда татарча сөйләшүчеләр генә яши” дип язып куйган иде. Балалар белән татарча гына сөйләштек. Бүгенге көндә оныкларны да татарча өйрәтергә тырышабыз, телебезне, динебезне, тарихыбызны оныт­масыннар иде”, — диде. Күп балалы гаиләдә көннәр бик кызыклы үтә, балалар өй арасында булышырга да, музыка мәктәбендә белем алырга да җитешәләр.

Ижау шәһәрендә яшәүче Гөлназ һәм Илдус Галиәхмәтовлар гаиләсендә ике бала тәрбияләнә. Булат 10нчы мәктәптә белем ала, Илүсә балалар бакчасына йөри. Гөлназ үзе Татарстанның Буа районыннан, Илдус — Актаныштан. Мишәр кызы булгач, чаялыгы әллә каян күренеп тора, җырга-моңга да бик оста. Уллары Булат та әнисеннән калышмый. Туган телдә иркен аралаша, шигырьләр дә сөйли, җырга да сәләте бар. Мәктәптәге татар теле дәресләрен Булат көтеп ала икән. Гаиләдә миллилек бөркелеп тора. “Балаларыбыз күреп үссен дип, дини бәйрәмнәребезне һәрвакыт бәйрәм итәбез, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Туган ягыбызга, авылга еш кайткач, телне дә өйрәнергә мөмкинлек бар”, — диде Гөлназ.

Ижау шәһәреннән Раушания һәм Фәнис Мос­тафиннар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә. Булат 6нчы гимназиядә алтынчы сыйныфта белем ала. Алты яшьлек Алмаз балалар бакчасына йөри. Сәлимгә әле ике генә яшь. Раушания белән Фәниснең әти-әниләре Әгерҗе районыннан. Раушаниянең әнисе Илсөя апаны кем генә белми икән. Без аны яратып Чәкчәк апа дип йөртәбез. Ижау шәһәрендә чәкчәк пешереп сату буенча шәхси эшкуар булып китеп, татар чәкчәге пешерү цехы ачкан һәм аны милли брендка әйләндереп җибәргән бердәнбер хатын-кыз ул. Раушания балалар бакчасында музыка укытучысы булып хезмәт куя. Гаиләдә дини йолаларны үтиләр, әле дин юлындагы Сәетҗан бабалары да исән. Барсы да татарча аралашалар, шуңа күрә балалар да телне белә.

Әлеге милли җанлы гаиләләр, балалар булганда милләтебез киләчәге өметле. Алга бер адым ясагансың икән, кире чигенергә ярамый. Башлаган эшебезне ахырына кадәр, кыю адымнар белән алга алып барыйк. Чөнки телне саклау гаиләдән башлана. Телебезне, милләтебезне, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны барлыйк. Аларны саклап калу юнәлешендә башлаган эшләребезне дәвам итик. “ Күмәк эш үрчемле булыр”, — ди безнең халык. Милләт киләчәге мәсьәләсендә дә нәкъ шулай. Без бер милләт халыклары тупланып, бергә-бергә матур эшләр башкарганда, телебезне яратканда, шул телдә камил аралашканда гына уңышка ирешербез. Бездән соң килгән буынга мирас булып, тел калыр. Ә тел ул — тарих. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”. Телебез язмышы — ул безнең үткәнебез дә, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез. Киләчәгебез матур булсын дисәк, туган телебезне саклыйк, яклыйк һәм яратыйк, аның милләтпәрвәре булыйк.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*