tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сарытау һәм Ульян өлкәләренең мөселман башлыклары белән очрашты
Камил хәзрәт Сарытау һәм Ульян өлкәләренең мөселман башлыклары белән очрашты

Камил хәзрәт Сарытау һәм Ульян өлкәләренең мөселман башлыклары белән очрашты

23 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сарытау мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Байбиков белән очрашты.

Очрашу барышында дин әһелләре уку-укыту өлкәсенә караган һәм дин гыйлеменә, аерым алганда Татарстанда урнашкан күпбаскычлы мөселман мәгариф системасына, шәригатькә кагылышлы фәнни мәсьәләләр турында фикер алышты. Камил хәзрәт октябрь уртасыннан Татарстан мәчетләрендә башланып киткән татар теле курслары турында әйтеп узды. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгәне ассызыклап үтелде.

Күрешү истәлеге итеп Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә нәшер иткән «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» («Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабын бүләк итеп тапшырды.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов үз чиратында Татарстан Диния Нәзарәтенең мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау буенча башлангычларын истә тотып, тиздән Сарытау шәһәрендә дин кардәшләребез өчен үз ишекләрен ачачак спорт залы ачылышына чакырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*