tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проекты кысаларында осталык дәресләре узды
Уфада “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проекты кысаларында осталык дәресләре узды

Уфада “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проекты кысаларында осталык дәресләре узды

19 ноябрьдә Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театрының чыгышы була. Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылачак “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проекты чикләрендә чираттагы репетиция һәм осталык дәресләре булды. Кушнаренко районы Иске Камышлы авылы кешеләре дә килгән иде.

Осталык дәресләрен Уфа “Нур” дәүләт татар театры артистлары – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина һәм Айнур Баянов үткәрделәр. Шулай ук спектакльдә уйнаучы һәрбер үзешчән артистның чыгышына тулы характеристика биреп, үз фикерләрен белдерделәр. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Галимҗанов хореография, гомум режессура буенча киңәшләрен бирде.

Башкортстан Республикасы милли-мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*