tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар — Самара җирендә борынгы халык
Татарлар — Самара җирендә борынгы халык

Татарлар — Самара җирендә борынгы халык

10 сентябрьдә Самара үзенең 437нче туган көнен билгеләп үтте. Ләкин кайбер тарихи чыганаклар буенча безнең шәһәргә күпкә иртәрәк нигез салынган булган. 1586 елда шушы жирлектә рус шәһәрчеге төзелә башлаган.

Археологик казынулар нәтиҗәләренә караганда, Идел буе болгарлары бирегә беренче меңьеллык башында ук килеп төпләнгәннәр. Археологлар табып алган иң зур торак урынны ХХ гасырда “Муромский городок” дип атаганнар. Ул Идел елгасының уң ярындагы иң матур урында — Самара Җәясендә урнашкан.

Археолог В.В. Гольмстен җитәкчелегендәге экспедиция биредәге казыну эшләрен 1920 елда башлаган. Аның һәм соңрак эшләгән археологларның тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 150 гектар җирдә урнашкан шәһәрчектә 10 меңләп кеше яшәгән. Танылган татар археологы Альфред Халиков, Муром шәһәрчеге Идел буе Болгар дәүләтенең көньяк чиген билгеләүче шәһәр булган, дип белдерә. Болгар дәүләте чәчәк аткан заманда аның чикләренә хәзерге Самара өлкәсенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш җирләре кергән.

922 елда Болгар дәүләтенең беренче башкаласы булган Болгарда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән. Үткән елда без аның 1100 еллыгын бәйрәм иттек. Шунысы игътибарга лаек, ислам динен алып килүче Багдад илчелегенең юлы Самара өлкәсе аша узган. Бу турыда илчелек секретаре Әхмәт ибн Фадлан язып калдырган документ бар.

Галимнәр раславы буенча, нәкъ шул вакытта төрек телле болгар милләте формалашкан да инде. Соңында алар татар милләте белән кушылганнар. Шулай итеп, татар-болгар халыклары Идел буенда, димәк, Самара җирләрендә дә мең елдан артык берөзлексез яшиләр.

1230 елларда бу җирләрне Алтын Урда гаскәрләре басып ала, һәм алар ике гасырдан артык гомер бу җирләргә хуҗа булып торалар. Урта Идел регионы Алтын Урданың төньяк-көнбатыш улусы булып торган.

Матур шәһәрләр, оста кәсепчеләр, гөрләп торган базарлар, озын кәрван юллары булдырган Алтын Урда империясен татарлар гына түгел, башка төрки телле милләтләр дә үз тарихында мөһим чор дип таныйлар. Соңрак бу халыкларның күпчелеге Россия империясенә керде.

Самара шәһәренә килгәндә, генуэз картографлары Франциск һәм Доминик Пицигани бу урындагы шәһәр исемен Samar дип 1367 елда эшләнгән картага язып калдырганнар. Йөз елдан соң, 1459 елда, шул ук белешмәләрне Венеция монахы Фра Мауро кабатлаган.

Ни сәбәпледер Samar шәһәре Алтын Урда дәүләте документларында искә алынмый. Шуңадырмы, кайбер тарихчылар, бу ике картага нигезләнеп, Самара шәһәре Алтын Урда чорында барлыкка килгән дип язалар.

XIX гасыр галимнәре Ф.К. Брун һәм Ф.Ф. Чекановбу ике картаны анализлау һәм өйрәнү буенча фәнни хезмәтләр дә язганнар. Тик алар Samarны шәһәр дип түгел, “городище” ягъни “борынгы шәһәр калдыклары” дип атыйлар. Самараның беренче краеведы, градоначальник П.В. Алабин да 1877 елда басылып чыккан «Двадцатипятилетие Самары как губернского города» дип аталган хезмәтендә, шул версияне раслап, Самара татар-ногай торак пункты урынында барлыкка килгән, дип яза. Бу карашны «Ногайские дела» һәм «Пискаревский летописец» дип аталган чыганакларда да күрәбез.

Хәзерге заман краеведлары С.П. Кандауров һәм В.Н. Курятников «Малая родина большого города» китабында, Г.Н. Рассохина («Самара историческая. Историко-градостроительное развитие в кон. XVI – нач. XX вв.) һәм шулай ук И.К. Фоменко һәм М.Н. Матвеев та бу фикерне алга сөрәләр.

Шулай итеп, 1586 елда барлыкка килгән Самара исемле ныгытма буш урында калкып чыкмаган дип әйтә алабыз. Биредә аңа кадәр дә торак урын булган.

Шуңа да 2014 елда Полевая урамы Иделгә килеп җиткән урында, ул вакытта шәһәр башлыгы, ә хәзер губернатор Дмитрий Азаров инициативасы буенча куелган һәйкәлгә язылган «Первому воеводе и строителю Самары Григорию Осиповичу Засекину» дигән сүзләр, тарих күзлегеннән караганда, дөреслеккә туры килә. Ләкин бу урында төзелгән шәһәрчекнеңме, көймә-кораблар килеп туктый торган пристаньнеңме, кичүнеңме кайчан барлыкка килгәне әлегә ачык мәсьәлә.
XV гасырда Евразия җирләрен биләп торган Алтын Урда дәүләте таркалгач, Самара яклары Казан ханлыгы һәм Ногай Ордасы өчен бәхәсле җир булып кала.

Бу геополитик хәл XVI гасыр уртасына кадәр, Казан ханлыгы рус дәүләте составына кергәнче дәвам итә. Самараның беренче йөзьеллыгына караган белешмәләр күп түгел. Тик 1586 елда бирегә Кырым ханы Мурат–гирей килеп китүе турында билгеле. Шулай ук 1600 — 1601 елларда Самарада ногай морзасының хатыны, ә Күчүм ханның кызы, улы һәм бала караучысы ялга туктаган булганнар. Бу татарлар турындагы чыганакларның аз булуы һәм эзләнү эшләре алып барылмавы турында сөйли.

 Шамил ГАЛИМОВ.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*