tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Тверьга Нижгардан килгән
Татарлар Тверьга Нижгардан килгән

Татарлар Тверьга Нижгардан килгән

Моннан ике ел элек (2019) журнал формасында “Метрические книги мусульман г. Твери” дигән китап чыгардык. Аның төп эчтәлеген 1905-1918 елларда шәһәр мәчетендә алып барылган метрик китаплардагы мәгълүмат тәшкил итә. Шул 14 тарихи документны өйрәнү нәтиҗәсендә ачыкланганча, ул елларда Тверь шәһәрендә яшәгән татар халкының 95 проценты дәүләткә хезмәт итүче крестьяннар булган. Ә биредәге гомуми татарларның 90 проценты Нижгар губерниясенең Сергач һәм Рязань губерниясенең Касимов өязләреннән килгән. Шуны истә тотып, әлеге китапның төзүчесе һәм авторы, борынгы татар алфавитыннан метрик мәгълүматларны кирилл графикасына күчерүче буларак, аның бер данәсен “Туган як” редакциясе ихтыярына юлларга кирәк дип таптым.

Икенчедән, метрик китапларга мәгълүматны Тверь шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете имам-хатибы Хөсәин Сәит-Бурхан теркәп барган. Ә ул чыгышы белән Сергач өязе Печә авылыннан. 1877 елның апрелендә туган. Казанда Яңа татар бистәсе мәдрәсәсе каршындагы рус классында укыган. Рус телен өйрәнүдәге уңышы өчен 1896 елда Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Аннары укуын Кече таш Җәмигъ мәчетенең унынчы мәдрәсәсендә дәвам итә һәм 1899 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби бурычын Эстлянд полкының сигезенче җәяүлеләр гаскәрендә үтәгәннән соң, 1902 елда Нижгар губерниясеннән Тверьга күченеп китә. Рәсми рәвештә аңа мулла дәрәҗәсе 1905 елның 7 июлендә бирелә.

Ә беренче тапкыр аның исеме биредәге документларда Тверь шәһәре мәчетен төзү белән бәйле рәвештә 1906 елда теркәлгән. Шулай итеп, Хөсәин Сәит-Бурхан мулланы Тверь татарларын бер мәхәллә итеп берләштерүдә һәм мәчет төзелешен башлап җибәрүдә төп инициатор дип әйтә алабыз.

1909 елда ул әле Мәскәү хәрби округына да мулла итеп билгеләнә һәм революциягә кадәр Тверь мәчете имамы белән бергә хәрби мулла вазифасын да алып бара. Намуслы хезмәтен югары бәяләп, Оренбургның Магометан рухи җыены аңа 1914 елда ахун исеме бирә. Революциягә кадәр бу чин мөфтидән кала икенче югары рухи сан булып санала. Шул ук вакытта ул Россия армиясенең хәрби подполковник чинын да йөртә. Безнең көннәргә кадәр ул чордан бер документаль фильм хроникасы сакланган, анда мулла Хөсәин хәзрәт Мәскәүнең Кызыл мәйданында мөселманнардан присяга кабул итү вакытында төшерелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткә баручы мөселманнар Патша белән Ватанга тугры булырга ант биргәннән соң, изге Коръән китабын да үпкәннәр. Хәрби штаттагы мулла вазифасына шулай ук мөселман өммәтеннән булган солдатлар белән әңгәмәләр кору, аларга вәгазьләр уку, үлеп китүчеләрне мөселман кануннары буенча җирләү кергән.

Ахун Хөсәин Сәит-Бурханны патша хөкүмәте Ватан каршындагы казанышларын югары бәяләп, Аннин тасмасында йөрерлек “Дәрт өчен” дип язылган алтын медаль белән 1915 елда бүләкли. Монардан тыш, Печә мулласының 1812 елдагы Ватан сугышы һәм Романовлар династиясенең 300 еллык патшалык итү даталарына туры китереп бирелгән истәлекле медальләре дә булган.

Дин әһелләрен эзәрлекли башлагач, Хөсәин Сәит улы Бурхановның гаиләсен 1925 елда сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. Ә 1930 елда аңа карата җинаять эше кузгатыла. Мәскәү өлкәсенең бер “өчлеге” аны 1931 елда  өч елга Себергә сөргенгә җибәрергә дигән карар чыгара һәм ул 1933 елда анда үлә. Кая күмелгәне бүгенгә кадәр билгесез.

Аның абыстае Айшә Зарипова шулай ук укымышлы хатын-кызлардан саналган, ире командировкаларга чыгып киткәндә балаларга ул белем биргән. Мулла хатыны бу якты дөньядан 1939 елда китә. Бүген бары тик төпчек балалары Хабибның гына улы Аскар Тверьда яши бирә.

Тверьда беренче ике татар фамилиясе рәсми документларда 1846 ел белән теркәлгән. Ә инде 1869 елда биредәге татарларның саны 58 кешегә җитә. 1878 елда Тверь губерниясе буенча узган халык санын алу кампаниясендә татарларның күрсәткече 717 кешене тәшкил итә.

Тверь татарлары арасында ул елларда күп хатынлылык киң таралмый, әмма гыйффәтле кыз (девственница) белән ирдә булып кайтканнарның мәхәрләре нык аерылган. Беренче тапкыр иргә чыгучы кыз өчен 400 сум мәхәр түләсәләр, икенчеләренә 10 тапкыр азрак биргәннәр, ягъни 40 сум гына.

Бүген Тверь өлкәсендә 6 меңгә якын татар яши һәм шуның 4,5 меңнән артыгы өлкә үзәгенә туры килә.

Шуның белән үземнең язуымны йомгаклыйм. Әмма ләкин безнең метрик мәгълүматлар “Туган як” газетасында урын табуына нык ышанып калам, чөнки, әйткәнемчә, Тверь татарларының күпчелеге Нижгар төбәгеннән чыккан. Кем белә, бәлки ерактагы якын кардәшләрен күреп алучылар табылыр.

Фәрит БАТЫРГАРЕЕВ,

Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни

автономиясе рәисе урынбасары.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*