tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округы яшьләре очрашуы уза
Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округы яшьләре очрашуы уза

Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округы яшьләре очрашуы уза

Бүген, 4нче февраль көнне, Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округы яшьләре очрашуы һәм төбәкара Татар КВН лигасы уза.

Чара “Яшен”СТТЯИО, Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллеге, Свердлау өлкәсенең мәдәният министрлыгы, Свердлау өлкәсенең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Свердлау өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән оештырыла.

Чарада Екатеринбург шәһәренең Татар бистәсенә экскурсия, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова тарафыннан тәкъдим ителәчәк “Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары” хакында презентация, Урал татарлары тарихы турында лекция, “Туңган як” фильмын карау һәм Татар КВН лигасының Урал федераль округы уены һәм акустик концерт планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*