tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфаклы”лылар “Венеция”дә очрашты
“Ак калфаклы”лылар “Венеция”дә очрашты

“Ак калфаклы”лылар “Венеция”дә очрашты

Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе күптөрле мәдәни, иҗади фестиваль-конкурслар даими оештыра килә, шулар арасында “Милли көй” татар халык иҗаты фестивале һәм “Нигеземә кайтып барам” балалар иҗаты конкурсы. Кызганычка, соңгы бер ел буе диярлек күбесе чаралар онлайн-рәвештә уздырыла һәм болары да аермалы булмады –ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Милли көй”нең сайлап алу туры шулай ук онлайн форматта уздырылды, “Нигеземә кайтып бар ам” өлкә конкурсына җибәрелгән балалар иҗаты җимешләре – рәсемнәр һәм кул эшләреннән дә әлегә күргәзмә ясау мөмкинлеге юк. Бу чараларга нәтиҗәләр ясалып, кайбер җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар декабрьдә Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәният сараенда узган “Милли көй” фестиваленең гала-концертында бүләкләнде. Ә күбесе коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләнүләргә була анда бара алмады.

Шуңа да катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшыру һәм бүтән мәсьәләләрне хәл итү максаты белән 28 январь көнне өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының районнардагы бүлекчәләр җитәкчеләре һәм иң актив әгъзалары, шулай ук автономия оештырган чараларның актив катнашучылары Сергачта “Венеция” кафесында очрашты. Мәктәп-бакчаларга чит-ят кешеләрне җыеп, нидер оештырырга, клубларда чаралар уздырырга ярамаганлыктан, кафеда очрашу варианты сайланды, өлкә губернаторының аларны 40 процентка кадәр тутырырга рөхсәт иткән указы да чыкты. Бу көнне татарлар компакт яшәгән Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан һәм Түбән Новгородтан ике дистәдән артык ханымнар җыелган иде. Шул хәтле сагындырган мондый очрашулар, сөйләшеп сүзләр бетмәде!

Утырышта автономиянең башкарма директоры, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина, Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина да катнаштылар.

“Ниһаять, азау гына булса да очрашу мөмкинлеге булды һәм мин бик шатмын һәрберегезне күрергә”, – диде Зилә ханым һәм биредә җыелган ханымнарның һәрбересенә диярлек тукталып, җәмгыять эшен җәелдерүгә, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә куйган олы хезмәтләрен билгеләп үтте һәм олы рәхмәтләрен белдерде.

Көн кадагына өч төп мәсьәлә куелган иде – бүләкләүләр, планнар, уздырылачак чаралар турында фикер алышу һәм апрель аенда узачак халык санын алу.

Бүләкләргә килгәндә, алар күп булды. Безнең “Туган як” редакциясе автономия белән һәрчак дустанә мөнәсәбәтләрдә һәм тыгыз хезмәттәшлектә тора, авыллар, аерым алганда актив аккалфакчылар белән дә элемтәне өзмибез һәм соңгысын инде “Ак калфак” оешмасының районара кураторы буларак мин һәм редакциянең җаваплы сәркатибе, бар яктан да уңган-булган кызыбыз Румия Хамзина башкарабыз. Менә шуларны исәпкә алып, Зилә ханым икебезгә дә бик матур, сәйлән белән чиккән милли жилетлар бүләк итте.

Автономия оештырган чараларда җиңүчеләр, барлык катнашучылар да бүләкләнде, күп кенә Дипломнар, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле яисә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кыскасы, кем дә бүләксез калмады, ә инде онытылып калганнар булса, шалтыратыгыз, хәл итәрбез.

Иң актив булган тугыз ханыма ак калфаклар тапшырылды, киләчәктә аларны барлык активистларга тапшыра килербез, диде Зилә Ардинатовна һәм барчасына да олы рәхмәтләрен белдереп, һәрчак шулай бердәм булып эшләргә язсын, диде.

“Туган як” редакциясе гамәлгә куйган Кави Нәҗми исемендәге публицистик премияне дә иясенә тапшырдык шушы утырышта – газета битләрендә даими бастырыла килгән тарихи һәм публицистик материаллары өчен аңа бу юлы Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова лаек булды.

Бу коронавирус дигән зәхмәт бераз чигенә башлады кебек һәм эш планы, уздырылачак чаралар турында да фикер алышу булды. Үткән елда өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм “Нижгарбикә” конкурсы инде көне һәм катнашучылары белән билгеләнгән булуга карамастан, үткәрелми калды. Быел, Аллаһ боерса, апрель аена планлаштырыла бу чаралар, көнен билгеләп, положениесен авылларга җибәрербез. Мартта 5-7 яшьлек балалар арасында “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” конкурсы оештырылыр.

Ике ел инде җитди сәбәпләр буенча “Җәясу” фестивален (проект авторы – Тәнзилә Паламарчук) уздыра алганыбыз юк, анысын да быелга планлаштырып карадык, вакытын, темасын белдерербез.

Кыскасы, эшләнәсе эшләр күп, чикләнүләр алынса, саклык чараларын күреп барысын да уздырырбыз.

Белгәнегезчә, апрель аенда халык санын алу кымпаниясе булачак һәм бу хакта өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов сөйләде. Ул хатын-кызның җәмгыятьтәге, җәмгый эшләрдәге ролен югары бәяләп, олы рәхмәтләрен белдерде һәм халык санын алу кампаниясенең никадәр мөһимлеген ассызыклады. “Кайчак халыкта: “Нигә кирәк соң ул исәпкә алу, ни өчен анда катнашу сорала?” – дигән фикер туа, анкетада булачак кайбер сораулар да аңлашылмаучанлык тудырырга мөмкин. Шуңа да гади халык арасында аңлату алып барырга кирәк һәм сез бу мәсьәләдә дә ярдәм итәрсез дип ышанам. Тагы бер мөһим нәрсә – ул анкетада нинди телләр беләсез, дигән сорау булыр. Әгәр “русский, татарский” дисәгез, рус теле генә саналыр, ә инде “татарский, русский” дисәгез, татар теле исәпкә алыныр. Без әлегә Россиядә милләт буларак икенче урында һәм шул урында калыйк та”, – диде Рамил Әхмәтович.

Тулаем алганда, чәй табыны артында өйдәге кебек җылы атмосферада нәтиҗәле, файдалы аралашу булды, яңалыклар белән уртаклаштык, кайбер проблемалар турында фикер алыштык.

Чираттагы очрашуыбыз Кочко-Пожар клубында узачак сходта булыр дип ышанып калабыз, анда инде, әлбәттә, катнашучылар саны күпкә артык булыр, Алла бирсә.

Бу утырышта катнашкан, авылларда зур җәмгыять эше алып барган барлык ханымнарга шәхсән үз исемемнән дә рәхмәт белдерәм, һәрчак шулай бердәм булыйк һәм киләсе очрашуларга кадәр, хөрмәтле аккалфаклылар!

Наилә ЖИҺАНШИНА,

“Ак калфак” оешмасының районара кураторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*