tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарларны өркетеп җиңеп булмый»: Авыл эшмәкәрләрен ни борчый?
«Татарларны өркетеп җиңеп булмый»:  Авыл эшмәкәрләрен ни борчый?

«Татарларны өркетеп җиңеп булмый»: Авыл эшмәкәрләрен ни борчый?

Казанга без сөенеп киләбез, чөнки сездән үрнәк алабыз, берләшәбез һәм тәҗрибә уртаклашабыз. XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашкан һәр милләттәшебезнең ихластан әйткән сүзләре бу. Россиянең 47 төбәгеннән килгән татар эшмәкәрен нәрсә куандыра һәм нәрсә борчый? Без шул хакта белештек.

Проблемалар – уртак

Башкортстан эшмәкәре Ирек Бакиров кибетләр тота, камыр ризыклары пешерә торган цехлары да бар.

– Соңгы ике елда халыкның сатып алу мөмкинлеге шактый кимеде, – диде ул бизнестагы авырлыклар турында сораша башлагач. – Кибет тотучы кешеләр буларак, моны бик нык сизәбез. Бәяләр артып торгач, ул товар сатудан кергән керемнән түгел, ә халыкның алган товар күләменнән күренә. Бу безне борчымый калмый, әлбәттә. Эшмәкәрлектә икенче зур проблема – кадрлар кытлыгы. Дәүләт Думасына армиягә 21 яше тулганнарны гына алу тәкъдиме белән закон проекты кертелде, дип яздылар. Мин моны бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки ул яшькә кадәр егет кеше профессия алып өлгерергә тиеш.

Ирек Бакиров тагын бер теләген җиткерде. Аның фикеренчә, дәүләт шәхси хуҗалыкларда үстерелә, җитештерелә торган продукцияне сату-сатып алу белән кызыксынырга тиеш.

– Алар ит, сөт, яшелчә бик күп җитештерә. Хөкүмәт әлеге продукцияне сатуны дөрес итеп оештырсын иде. Авыл халкының тырышлыгы, теләге бар, ә мөмкинлеге юк. Иң үзәккә тигәне шул. Элек әзерләү конторалары бар иде, ник әле шуларны кабаттан торгызмаска? – диде ул.

Тагын бер эшмәкәр, кунакханәләр, кибетләр тотучы Бакир Акжигитов (Пенза өлкәсе) җыенга төгәл максат белән килүен әйтте.

– Татар эшмәкәрләренең иң зур проблемасы – Россиянең барлык төбәкләрендә дә Татарстан вәкиллеге булмау. Егетләр башка эшмәкәрләр белән кем аша элемтәгә керәсен белми. Чөнки алар белән кулга-кул тотынып эшләүчеләр юк. Безнең эшмәкәрләр министрлыкларга да, түрәләргә дә кирәкми. Минем менә шул фикеремне җиткерәсем килә, – диде ул.

Шуннан соң без Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсенә уздык. Биредә гадәттәгечә берничә юнәлеш тәкъдим ителгән иде: милли киемнәр, татар брендлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, милли ашлар, сувенирлар һәм башкалар.

Күргәзмәдә Мордовия фермеры Азат Алмакаев үз хуҗалыгында җитештергән сөт ризыкларын тәкъдим итте.

– Терлекләрне грант акчасына сатып алган идек. Сөтне үзебез эшкәртәбез. Ниндидер зур проблемалар бар дип әйтә алмыйм. Барысы да яхшы, киләчәктә эшебезне тагын да зурайтырга, хуҗалыкны киңәйтергә телибез. Без, Мордовия фермерлары, Татарстан егетләре белән аралашып, киңәшләшеп яшибез. Үз юнәлешебездә эш алымнарында, ярдәм чараларында ниндидер зур аерма күрмим, – диде ул.

Аның янәшәсендә ат итеннән казылык, колбаса, сосискалар сатучы фермер продукцияне сатуда авырлыклар барлыгын әйтте.

Мордовиядән килгән тагын бер эшмәкәр – «Карпай» фирмасы җитәкчесе Айса Баймашев белән дә аралашып алдык. Әлеге оешма Белозерье татар авылында көнбагыш үстереп, орлыкларын Европага сатуы белән данлыклы. Үзгәреш җилләре аларның бизнесында да эзсез узмаган.

– Санкцияләр кертелүгә авырлыклар башланды, – диде эшмәкәр. – Хәзер без товарны башта Белоруссиягә китерәбез, шуннан соң аларны Латвия машиналарына төяп, башка җиргә алып китәләр. Экспорт күләме 50 процентка төште. Сорау шулай ук булса да, логистика белән авырлыклар эшне тоткарлый. Элек без ике атнада барып җитә идек, хәзер юлда айга якын вакыт уза. Ә көнбагыш – бик нәзберек товар.

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылы фермерлары Әлфия һәм Рамил Сафиулловлар казылыкны биш төрле ат ите кушып ясый. Җыенда яңа сатып алучылар табабыз, Казаннан кайткач та, казылык сорап шалтыратучылар бар, диделәр.

Районнарда күп йөрсәк тә, моңа кадәр никтер Татарстанда киндер үстереп, аннан май ясаучы эшмәкәр турында ишеткәнебез булмаган. Чирмешәндә исә бу эш белән әле ике ел элек кенә шөгыльләнә башлаганнар. Динар Хәлиуллинның күргәзмәдә беренче тапкыр катнашуы икән.

– Өч ел элек без 100 гектар мәйданда киндер үстерә башладык. Аннан май ясау идеясен ике ел элек тормышка ашырдык. Киндер маеның организмга файдасы зур. Шулай ук скраблар да ясыйбыз. Эшчәнлегебезне тагын да җәелдереп, киндер сабакларын эшкәртеп, тукыма ясар өчен җепселләр әзерләмәкче булабыз, – диде ул.

Эшмәкәр әйтүенчә, республика өчен бу – яңа бизнес. Үзләре исә белемне төрле җирләргә барып карап алган, өйрәнгән.

– Сораучылар күп. Сатуда авырлыклар бар, дип әйтеп булмый. Киресенчә, җитештереп өлгермибез. Гомумән алганда, киндер базары киң үсеш алган. Шуңа күрә без бу күргәзмәгә үзебезне күрсәтергә, танытырга, партнерлар табарга килдек. Төзелеш, текстиль тармагында безнең чималны эшкәртергә әзер булган эшмәкәрләр белән танышу хыялы да бар. Кызганыч, эш башлаганда программалар барлыгын белеп бетермәгәнбез. Белешкән булсак, аларны файдаланган булыр идек. Яңа бизнеста мәгълүмат, белем җитмәү – һәр фермерны, эшмәкәрне борчый торган мәсьәлә.

Соңгы елларда эшмәкәрлеккә татар яшьләре килмәвенең сәбәбе бәлки шулдыр да. Милли киемнәр брендын булдырган Айгөл Сөнгатуллина фикеренчә, җыенны бары тик татар эшкуар яшьләренә генә багышласалар да, артык булмас иде.

– Бизнеска килүче яшьләрнең проблемалары бөтенләй башка. Мин, мәсәлән, үзем рәхәтләнеп моңа кадәрге икътисадый кризисларны узган тәҗрибәле эшмәкәрнең киңәшләрен тыңлар идем, – диде ул.

«Татар югалыр дигән куркыныч юк»

Җыен, елдагыча, өч көн барды. Аның кысасында эшмәкәрләр Чувашия Республикасының Шыгырдан, Тукай һәм Урмай авылларында булдылар, татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштылар һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар. Моннан тыш, җыен кысасында Россия Герое, пилот Дамир Йосыповның язмышына бәйле «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасы күрсәтелде.

Өченче көнне исә кунаклар «Корстон» күңел-ачу комплексына җыелды. Татар авыллары эшмәкәрләре җыены елдан-ел бизнес, үсеш турында сөйләшүдән бигрәк, төрле җирләргә сибелгән татарның булдыклы уллары һәм кызларының җылы бер очрашу, аралашу мәйданы булуын дәлилли. Һәм, әлбәттә, татарлык белән горурлану хисләре. Шуңа күрәдер, бәлки, пленар утырыш башында дүрт көн элек кенә вафат булган, Башкортстанның данлыклы фермеры, татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнгән Хәсән Идиятуллинга багышланган видеоролик аеруча нык тәэсирләндергәндер. Аның атлары белән бергә берничә тапкыр утарын яндырмакчы булалар. Тик ул берни каршында да бирешми, киресенчә, тагын да үҗәтләнебрәк эшләвен дәвам иттерә. Аның: «Татарларны өркетеп җиңеп булмый. Алар белән бары тик килешергә, аларны яратырга гына була», – дип әйткән сүзләре соңгы амәнәт (нәсыйхәт) буларак яңгырады.

Утырыш барышында Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җыенга Россиянең 47 төбәгеннән, 5 чит илдән һәм Татарстанның 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелуын искә төшерде. Чыгыш ясаучылар үзләренең эшчәнлекләре, уңышлары, социаль һәм мәдәни тормышка керткән өлешләре турында сөйләде.

Әйтик, Азнакай эшмәкәре, җитештерү кооперативы идарә рәисе Булат Шәфигуллин 2019 елда Санкт-Петербургта «Татар утары» сәүдә мәйданын оештырып җибәргән иде. Эшмәкәр әйтүенчә, әлеге мәйданчык – Россиянең төньяк башкаласында Татарстанның 50дән артык җитештерүчесе продукцияләрен халыкка тәкъдим итә торган бердәнбер урын. Быел әлеге проектны тагын өч мәйданда ачарга теләүләрен дә әйтте. Ул утырышта катнашкан эшмәкәрләрне биредә үз товарларын сатарга чакырды.

– Меңләгән кеше «Татар утары»на продукция алырга гына түгел, ә милләттәшләребез белән аралашырга дип тә килә. Ул – шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен Татарстанның заманча яшәше белән танышу урыны да. Киләчәктә «Татар утыры»н туристлык маршрутына кертергә хыялланабыз, – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләрне сәламләп:

– Бер күрешү – бер гомер. 11 ел буенча очрашып торабыз, аралашабыз, уңай фикерләрне башкаларга җиткерергә тырышабыз. Глобальләшү чорында бергә булырга кирәк. Зур үсешләр булганын күрәбез: татар халкы, теле, дине югалыр дигән бернинди дә куркыныч юк. Татар халкы Россия илендә үзен данлыклы халык итеп күрсәтә, – диде.

Шуннан соң ул эшмәкәрләргә, бизнес алып барган өчен генә түгел, ә татарлыкларын саклап калулары, йолаларны һәм традицияләрне буыннан-буынга тапшырулары өчен рәхмәт әйтте.

– Без татар эшмәкәрләреннән үрнәк алабыз, – диде Рәис. – Барыгыз да үз көчегез белән эшне алып барасыз, татарлыкны сакларга тырышасыз, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга җиткерәсез. Киләчәктә дә шундый булыгыз.

Фикер

Ирек Бакиров, Башкортстан эшмәкәре:

– Татар авылы эшмәкәрләре җыены безнең өчен – бер-беребез белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданы. Быел үзебез белән берничә яшь эшмәкәрне алып килдек. Чувашиядән алар шаккатып кайтты. Менә ичмасам эшләп тә, яшәп тә күрсәтә алар! Безнекеләргә дә үрнәк алырлык әйберләр шактый булды. Бигрәк тә эшкәртү буенча. Бер егетебез Башкортстанда төзелеш материаллары белән шөгыльләнә. Аның өчен дә яхшы тәҗрибә тәкъдим ителде. Гомумән, без һәр җыеннан ниндидер яңалык күреп кайтабыз. Россиядә мондый чараны татарлардан башка бер генә халык та, республика да оештыра алмый.

Зөһрә Садыйкова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*