tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Түгәрәк уен” Икенче төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы узды
Киров өлкәсендә “Түгәрәк уен” Икенче төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы узды

Киров өлкәсендә “Түгәрәк уен” Икенче төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы узды

18 март көнне Киров өлкәсе Красная Поляна эшчеләр бистәсендә “Тугәрәк уен” Икенче төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы узды. Чараны оештыручылар – Киров өлкәсе татарларының мәдәни – мәгьрифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов, эшчеләр бистәсе «Домостроитель» мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Гордиенко, эшчеләр бистәсе хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты.

Чараны эшчеләр бистәсе хакимияте башлыгы А. А. Хашимов уңышлар теләп ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.

Чарада Татарстан Республикасының Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан һәм Киров өлкәсе җирлекләреннән 200 кеше катнашты. Беренче тапкыр Башкортстан һәм Мамадыш җирлегеннән катнаштылар. Чыгыш ясаучылар татар халкының милли йолаларын сәхнәләштерделәр, гармун, баян, төрле уен кораллары, җыр, бию номерлары тамашачы һәм жюри әгьзаларына тәкьдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессының төп бүләге – Гран-при Башкортстан җирлегенә кайтып китте. Җиңүче булып Дүртөйле районы Башкортстан Республикасына каршында эшләп килүче “Бәллүр” коллективына тапшырылды.

Жюри әгъзалары һәркайсына гадел бәя бирделәр, һәр коллектив һәм катнашучы Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгьрифәт иҗтимагый оешмасы әзерләгән дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*