tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай мөхтәсибәтендә “Милләт аналары” төбәкара форумы узды
Азнакай мөхтәсибәтендә “Милләт аналары” төбәкара форумы узды

Азнакай мөхтәсибәтендә “Милләт аналары” төбәкара форумы узды

18 мартта Азнакай мөхтәсибәтендә “Милләт аналары” төбәкара форумы узды. Әлеге чараны Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең Мөслимәләр җәмгыяте Россиядә – Педагог һәм остаз, ә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырды. Форумда Азнакай муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, ата-ана комитетлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ата-аналар катнашты.

Форумны Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Балаларга белем бирүдә үзенчәлекле эш тәҗрибәсе, принциплары һәм алымнары  булган, төрле төбәкләрдән килгән педагоглар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре яшь буын тәрбиясенә,  әдәп-әхлакка, милли тел, үзаңга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Форумда ачык микрофон игълан ителеп, ата-аналар, проблемалары белән бүлешеп, тәкъдимнәрен җиткерде.

«Милләт аналары» проектын башлап йөрүче Татарстан Мөслимәләр җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе, Ак мәчет остазы Гөлшат ханым Шәйхулова  форумның һәм проектның максатлары белән таныштырды; бала тәрбиясенә кагылган башка проблемаларны кузгатты. Көньяк Көнчыгыш казые, Урыссу мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандитаты Марат хәзрәт Мәрданшин «Әдәп-әхлак укыту файдасы»;  Азнакай мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Зөлфия Зарипова «Үсеп килүче буынга әхлак тәрбия бирүдә мәгариф системасының роле»; Азнакай шәһәре гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Ибраһимова “Азнакай шәһәре гимназиясе укучыларына рухи-әхлакый тәрбия бирү; Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиянең югары квалификацион татар теле укытучысы, Чаллы Мөслимәләре жәмгыяте җитәкчесе, «Мирас» мәктәбенә нигез салучы Рима Исхакова «Рухи һәм дөньяви тәрбия бердәмлеге» дигән темаларга чыгыш ясады.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге  “Нур” башлангыч мөселман мәктәбе директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, үз уку йорты мисалында заман таләпләренә нигезләнеп – белем һәм тәрбия бирү, Бөтенроссия татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый җәмгыяте Мөслим бүлеге әгъзасы,  Мөслим  районы Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Хафаева Мөслим районында әдәп-әхлак дәресләрен алып бару тәҗрибәсе белән таныштырды.

Тукай районы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Тукай районы мәгариф идарәсенең  пенсионер методисты Фәридә Шәрипова: “Белем бирүдә – күркәм әхлак” дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Алты яшьлек Сәминә Муса Җәлилнең “Бишек җыры” шигырен сөйләп, Коръән укып, ихластан  дога кылып, күңелләрне хисләндерде.

Әлмәт шәһәре “Ихлас” мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Рәйхана Ханнанова «Милли кием – ата-бабаларыбыз мирасы” дигән шигарь белән милли киемнәр күргәзмәсен тәкъдим итте. Форумда катнашучыларга “Туган тел гаиләдән башлана” кыска метражлы фильмы күрсәтелде.

Җыен нәтиҗәләре буенча Мөслим районы үрнәгендә “Әдәп-әхлак” дәресләре программасы төзергә һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләренә әхлак дәресләре кертүне оештырырга; мәктәпләрдә “Әниләр клуб”ларын оештыруны ниятләү һ.б. максатлар дигән резолюция кабул ителде. Шулай ук Азнакай шәһәренең татар балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә эшчәнлекләрен татарча оештырырга тәкъдим ителде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*