tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Большеречьеда татар концерты узды
Большеречьеда  татар концерты  узды

Большеречьеда татар концерты узды

Омски “Ак калфак” оешмасы булышлыгы белән Большеречье район үзәгендә татар концерты булып узды. Омски кунакларын каршы алучылар шулай ук Большеречье Ак калфаклылары иде. Гыйльминур ханым Байгузина бу эшкә әзерлекне бик җитди алып барды. Килгән артистлар да – аккалфаклылардан кала “Туган як” җыр ансамбле ханымнары һәм гармунчылар төркеме дә сынатмадылар. Яшь артистыбыз Риана Омербаева үз осталыгын бию һәм җыр сәнгате буенча тамашачыга күрсәтә алды.

Ике сәгать барган концерт бай репертуарлы булуы белән тамашачы күңеленә хуш килде. Концертны алып баручы Фәния ханым да, алып баручы буларак, үзенең осталыгын күрсәтте. Һәм инде Ак калфак ханымнары гадәттәгечә үзләре теккән, җитештергән татар милли киемнәрне тәкъдим иттеләр. Артистлар тамашачыга матур киемнәре белән дә ошадылар. “Татар концертлары бездә бик сирәк була. Ике-өч елга адашып берәүләр килеп чыкмаса, бөтенләй юк диярлек. Ешрак килсәгез икән шундый күркәм концертлар белән”, – дип үтенеп сорадылар тамашачылар.

Алай бик еш йөреп булмасын белсәк тә, тиз арада тагын килербез, Аллаһ язган булса, дип, сүз биреп, аерылыштык…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*