Казанның Габдулла Тукай мәйданындагы ГУМ сәүдә үзәгенә очраклы гына килеп кергән идем. Өченче катта «Татар китабы» кибетенә юлыктым. Аны күреп, бер шаккатсам, андагы байлыкка икенче шаккаттым. Кеше юк иде. Иркенләп, берсеннән-берсе күркәмрәк китапларны кулыма алдым. Арадан берсе күңелемне аерым җәлеп итте: «Язмыш җиле». «Яшь ленинчы» газетасын, «Ялкын» һәм «Сөембикә» журналларын җитәкләгән, Татарстан Югары Советы депутаты булып сайланган, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасына нигез салган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова язган аны. Бу роман милләтебезнең ике зур затлы нәселен берләштергән Гөлсем Камалова-Акчурина турында гына түгел. Андагы вакыйгалар, XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр тарихы фонында барып, милләтебезнең бик күп олуг шәхесләренә кагыла. Монда без Габдулла Тукай, Муса Бигиев, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Йосыф Акчура кебек, халкыбыз горурлыгы булган мәгърифәт, гыйлем ияләренең моңа кадәр безгә бик билгеле түгел мөнәсәбәтләрен күрәбез. Әлбәттә, әсәрнең язылу тарихы да бик кызыклы булырга охшаган. Булып үткән хәлләргә йөз елдан артык вакыт узгач, аларны, тарихтан читкә китмичә, укучыны ышандырырлык итеп әдәби нәфислектә тасвирларга тырышып кара әле. Бу осталыкның нечкәлекләрен ачыклауга авторның үз ярдәменнән башка ирешү мөмкин дә түгел. Менә без Роза Рәхмәтулла кызы белән «Татмедиа» агентлыгы китапханәсе бүлмәсендә үткән гомеребезнең иске китаплары һәм бүгенге аллы-гөлле газета-журналлар арасында әңгәмәләшеп утырабыз.
– 1992 елның июнь аенда Бөтендөнья татар конгрессы үзенең беренче съездына җыелды. Шунда без хатын-кызларның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасына нигез салдык. Конгресс башкарма комитетының рәисе урынбасары буларак, хатын-кызлар секциясен миңа җитәкләргә һәм чыгыш ясарга туры килде. ХХ гасыр татар милләтенең күтәрелеш-яңарыш – Ренессанс чоры. Минем нотык узган йөзьеллык ахыры һәм яңа йөзьеллык башында татар хатын- кызларының шул хәрәкәттәге урынын күрсәтүгә корылган иде. Ул чакта моның хакында күп материал табып булмады. Мин аны күп телләр, шул исәптән татар телен дә белгән Казан генерал-губернаторы хатыны Ольга Лебедеваның тикшеренүләре аша бирергә тырыштым. Ул көнчыгыш телләр белгечләренең 1889 елда Стокгольмда узган
VIII конгрессында һәм соңрак Италия, Германиядә татар гаиләсендә хатын-кызның роле һәм бала тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясый. Аны төрки дөньяда Гөлнар ханым псевдонимы – ал-
машаты аша беләләр.
Секция утырышы тәмамлануга, яныма Оренбургта яшәп, бик күп татар зыялылары, шул исәптән Рәмиевләр турында материаллар туплаган һәм китаплар чыгарган Мәдинә Рәхмәнкулова килде. Аның сүзләре бүгенгәчә колагымда яңгырап тора: «Төркиягә барып, төрек хатын-кызлары оешмасына нигез салган татар кызлары турында мәгълүматыгыз юкмыни? Нишләп чыгышыгызда алар турында сүз кузгалмады?» – диде ул. Бу – гомергә җитәрлек сабак иде. Мин ХХ гасыр башын тирәнтен өйрәнгән тарих галиме Мәсгут Гайнетдиновка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Ул миңа Петербургтагы уку йортларында белем алучы дүрт татар кызының Балкан сугышында яраланган төрек сугышчыларына ярдәм итү өчен 1912 елда Төркиягә китеп барулары турында сөйләде. Болар – Петербургтан Рокыя Юнысова, Ташкенттан Мәрьям Якупова, Ростов-Доннан Мәрьям Паташева һәм Чистайдан Гөлсем (Өммегөлсем) Камалова. Барысы да – үз заманы өчен мәгърифәтле дин әһелләре гаиләсендә туып үскән, рус теле курслары узган кызлар. Өчесенең булачак һөнәрләре медицина белән бәйле. Ә Чистайның мәрхүм ишаны, 2 гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтзакир Камалов кызы Гөлсем педагогик юнәлештәге Бестужев курсларында белем ала. Ул физика-математика укытучысы булырга әзерләнә.
– Моңа кадәр күренекле язучыларыбыздан берсе –якташыгыз Хәсән Туфан һәм аның мәхәббәт-симпатияләре турында китап язган кеше буларак, Сезне тагын бер якташыгызның гомер юлы үз эченә бөтереп алып кереп китүе гаҗәп түгел. Әле туры килеп торуын гына кара: бу кызларның Петербургта уку вакытына анда Габдулла Тукай килеп төшә. Ул гына да түгел, шагыйрь мосафирханәгә күчкәнче язучы һәм дин тәгълиматы белән шөгыльләнүче Муса Бигиев фатирында яшәп ала. Ә аның җәмәгате – Гөлсемнең бертуган апасы – Әсма. Тукай–Гөлсем мөнәсәбәтләрен Сез бик әтрафлап тасвирлагансыз. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәте булган язучылар, тарихчыларның гаеп табуларыннан курыкмадыгызмы?
– «Язмыш җиле» бик күп тарихи материалларны актару, Тукайның чордашлары язып калдырган хатирәләрне өйрәнү, Равил Әмирхан, Наил Таиров, Ибраһим Нуруллиннарның аерым китаплары белән танышу һәм иң әһәмиятлесе – Гөлсемнең ерак һәм якын туганнары, беренче чиратта аның кызы Шифа Акчурина белән очрашудан алынган мәгълүматларга таянып язылды. Төркия чорын күз алдына китереп бастыруга Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүбләре» юлъязмасы нык ярдәм итте. Мин материал туплау өчен Чистайда, Акчуриннарның элекке Сембер губернасындагы Зөябаш авылы утарында булдым. Петербург, Мәскәүгә берничә тапкыр барып кайттым. Тарихи вакыйгаларга бәйле әдәби әсәр язу күпьяклы эзләнүләр таләп итә. Монда тарихи факттан чыгып, фантазияңне дә эшкә җикмичә булмый. Мәсәлән, Гөлсемнең Тукай янына мосафирханәгә килүе. Ул бит ышандырырлык хәл. Әгәр туганнан туган сеңлесе, Тукайның музасы дип танылган Зәйтүнә белән шагыйрь турында сөйләшеп таңнар аттырган, аның шигырьләрен яттан белгән нечкә күңелле кыз студентлар ярдәме белән Бигиевләр фатирыннан мосафирханәгә күчкән авыру якташының хәлен белмәсә, анысы үзе кеше ышанмаслык хәл булыр иде. Бу бит 1905 елдагы үзгәрешләрдән соң Россиядә демократия буласына, милләтләргә тигезлек киләсенә өметләндергән чор. Шуңа күрә ул вакытта Петербургта белем алу өчен күп кенә татар-мөселман яшьләре туплана. Ә аларны хөрлеккә өндәгән кем? Әлбәттә, Тукай. Шагыйрь-
нең кыска гына вакытта Петербургта булып китүе дә яшьләрдә милләтпәрвәрлек, мөселманлык хисләрен ялкынландырып җибәрә. Юкка гына татар-мөселман кызлары, Балканда славян, шул исәптән рус гаскәрләре белән сугышта яраланып, Истанбулга кайтарылган яралы төрек солдатларына ярдәмгә ашкынмый инде. Алар анда 1912 ел азагы белән 1913 ел башында, нибары дүрт айдан артыграк булалар. Ләкин шулвакыт эчендә татар кызларының даны Төркиягә генә түгел, Европага таралып өлгерә.
– Шигъри җанлы булса да бик тәвәккәл булып чыга Гөлсем Камалова.
– Әйе. Өч медик кызны түгел, безнең Гөлсемне хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп алалар. Ләкин бу дүрт кызның батырлыклары авыр яралыларны карау-
тәрбияләүдә генә булмый. Алар – төрек хатын-кызлары хәрәкәтен оештыруда башлап йөрүчеләр. «Милләтне саклау» җәмәгать оешмасы барлыкка килгәч, яралы сугышчылар өчен иганә җыярга, хатын-кызлар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтеп мөрәҗәгать ясыйлар. 1912 елның ноябрендә Истанбул университетында алты мең төрек хатын-кызын җыеп җыен үткәрелә. Шунда Гөлсем Камалова чыгыш ясый һәм Ватан, милләт мөшкеллеккә төшкәндә хакимиятле ханымнар һәм галиҗәнап аналарның ирләре, улларына ярдәмгә килергә тиешлеге турында сөйли. Иганә хисабына муеныннан алтын муенсасын салып бирә. Шул кыска гына вакыт эчендә татар кызлары «Вакыт» газетасы хәбәрчесе Фатих Кәрими, сәясәтче Йосыф Акчура, Россия илчесе хатыны Герс, госпитальдә эшләүче графиня Оболенскаялар белән аралашып, аларның мәхәббәтен яулап алалар. Татар, рус, француз, алман телләрен белү өстенә, тиз арада төрек телен үзләштергән татар-мөселман кызлары батырлыгы хакында төрек, итальян, француз газеталары язып чыга, алар турындагы хәбәр Төркия солтанына барып җитә. Чын героиня минем Гөлсемем.
– Авторның героен яратуы, аңа соклануы әсәрнең һәр юлыннан сирпелеп тора. Аның тарихи вакыйгалар белән генә чикләнмичә, шигырьгә, мәхәббәт линияләренә киң урын бирүе китапны аеруча укымышлы итә. «Аларның барысы да, әйтик, Фатих Әмирхан – Шәмсениса Камалованың трагик мәхәббәте чынмы?» – дип сорыйсы килә. Нинди генә акыллы булса да язучы Фатих Әмирхан гариплек арбасыннан төшә алмаучы егет бит.
– Шәмсениса үзе дә йөрәк авырулы. Ләкин мәхәббәткә бернинди чир дә комачаулый алмый. Фәкать өченче кеше – бу очракта кызның абыйсы Ибраһим – арага керү генә аларны гомер буе ерактан бер-берсе турында уйлап яшәргә мәҗбүр итә. Гөлсем – Тукай, Гөлсем – Гаяз Исхакый линияләре дә дөреслеккә туры килә, дип әйтә алам. Үзе «Джоконда» дип сокланган һәм язучының «Зөләйха» әсәрен коткарып калган чибәр кызга Гаяз Исхакыйның гашыйк булуы гаҗәпмени! Мәхәббәт бит төрле рәвештә булырга мөмкин. Иҗатына гашыйк булып та кешенең үзен яратырга була. Бу – Гөлсем, Зәйтүнәләрнеке кебек, кызгану, соклану белән үрелгән илаһи мәхәббәт. Әлбәттә, көчле сыйнфый идеология канаты астында яшәгәндә язучыларга моның ише нәрсәләрне язарга ярамады. «Тукай» романының авторы галим һәм язучы Ибраһим Нуруллинга да Тукай белән рәттән аксөяк Гөлсем исемен куеп язарга рөхсәт ителмәгән. Күп шәһәрләр узып, күп михнәтләр кичеп Казанга кайтып төпләнгән Гөлсем Акчурина белән еш аралашкан галим аннан алган күп истәлекләрне, китабында кулланмыйча, үзе белән алып киткәндер.
Миңа Гөлсемнең Петербургтагы тормышы һәм аралашу даирәсе турындагы мәгълүматларны Әсма һәм Муса Бигиевләр оныгының килене Альмира ханым Таһирҗанова бирде. Гөлсем һәм Абдулла Акчуриннарның кече кызлары Шифа апа янына керү мәсьәләсен дә аның аша гына хәл итә алдым. Әти-әнисенә, туганнарына кагылышлы яраларны кат-кат яңартасы килмәгәндер, ул мине, көн саен шалтыратып торуыма карамастан, һич кабул итәргә теләмәде. Очрашкач та күңелен ачтыру шактый кыен булды. Моңа, бәлкем, әдәбиятта Акчуриннарны берьяклырак сурәтләү дә тәэсир иткәндер. Юкса революциядән соң күп михнәтләргә дучар булган бу нәселнең милләт өчен кылган игелекле гамәлләрен санап бетерерлек түгел: мәчетләр, мәдрәсәләр, китапханәләр, хастаханәләр ачу кебек меценатлык эшләрен алар киң колач белән алып барганнар. Нәселләрендәге ир-атларны, шул исәптән әтиләре Абдулланы сөргенгә озатулары, бертуган энесен күп туганнарын, әйтик, Шәмсенисаның ире белән улын төрмәгә ябулар, башка эзәрлекләүләргә карамастан, Камаловлар токымы да, Акчуриннар нәселе дә сынмаганнар, белемгә, сәнгатькә омтылуларын, эчке халәттә аксөяклекләрен югалт-
маганнар. Мин, Тимер юл министрлыгында вазифа биләгән Шифа ханымның ун метрлы бүлмәдә яшәвенә аптырау белән бергә, аның үз-үзен тотышындагы затлылыкка, эчке горурлыгына сокландым.
– Коточкыч фаҗигаләр кичергән бу ике нәселнең тезләндерелгән җирдән кабат торып басулары китапны укыган һәркемне тетрәндерерлек. Аларга нәрсә көч биргән?
– Иман ныклыгы, дияр идем. Үзләренең хәле җиңел булмаса да, алар бер-берсенә терәк булырга тырышканнар. Гөлсем һәм Абдулла Акчуриннар, эз яздырып, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөрергә мәҗбүр булгач, иң беренче итеп, олы абыйларының хатыны – Зөһрә җиңгәчәләре янына барып сыенганнар. Кабат күченү зарурияте аларны Петербургка – Абдулланың сеңлесе янына илтеп ташлаган. Шәмсениса үлеп, әтисе белән абыйсын төрмәгә япкач, ялгыз калган төпчек малайны әнисенең Җәваһирә сеңлесе үзе эшләгән ятимнәр йортына ала. Шифа апа үзе дә картлыгында бертуган Сафура апасының кызы ярдәмен күреп яшәде. Камаловлар гаиләдә сигез кыз, бер малай үскәннәр. Бер-берсенә терәк булу аларда кечкенәдән тәрбияләнгән. Әтиләре үлгәннән соң, үзеннән кечерәк сеңелләрен укыту, аларны җәмгыятьтәге үз тиңдәшләрен табып никахлаштыру абыйлары Ибраһимның бурычы саналган.
– Роза ханым, романыгызда хатын-кыз – ир-ат мөнәсәбәтләренә киң урын биргәнсез. Гөлсем тирәсендә нинди генә ир заты пәйда булса да, ул аңа гашыйк була. Аңа ире – Абдулла Акчуринның мөнәсәбәте дә соклангыч. Аларның мәхәббәт белән кушылуын бөтен татар дөньясы бәйрәм итә дип белерсең.
– Әйе, Идел өстендә ак пароходта барган бер атналык туйларына татарлар яши торган барлык шәһәрләрдән иң күренекле шәхесләр җыелган. Шифа ханым да әтисенең әнисенә булган мәхәббәте турында сокланып сөйләде. Тарих укымышлы, чибәр, затлы Гөлсемгә милләтебезнең шул чордагы элитасы, башка милләтләрнең күренекле затлары белән аралашу мөмкинлеге тудыр-
ган. Чибәр йөзендәге серле елмаюы өчен Джоконда алмашатын да аңа ХХ гасырның бөек шагыйре Анна Ахматова биргән.
– Сезнең «Язмыш җиле» романы китап булып, Татарстанда басылганга караганда, Төркиядә дөньяга иртәрәк – узган елның 8 мартына ук чыккан икән.
– Гөлсем Камалова – Төркиядә билгеле шәхес. Әйтергә мөмкин, героиня. Шуңа күрә китапның исеме дә – «Гөлсем». Төрекләр инде «Тамырлар эзендә. Өммегөлсем Камалова» исемле документаль фильм төшереп, аны «Аваз» телерадио каналы аша күрсәтергә дә өлгергәннәр.
– Төркиядә Сезнең хезмәткә «Гөлсем Камалова язмышы аша камил хатын-кыз образы тудырган» дип югары бәя бирелгән. Сезне үз галимнәребез дә «тарихи-документаль материалны әдәби әйләнешкә керткән» автор буларак бәяләделәр. Үз адресыгызга да «Чын сәнгать әсәре, гаять тансык роман» дигән хат-хәбәрләр килеп тора. Бу китап, чынлап та, төрки-татар дөньясы өчен ачыш. Уңышлар Сезгә!