tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә милли-мәдәни оешмаларга грантлар бирелә
Ульяновск өлкәсендә милли-мәдәни оешмаларга грантлар бирелә

Ульяновск өлкәсендә милли-мәдәни оешмаларга грантлар бирелә

Коммерцияле булмаган оешмаларның (НКО) милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә юнәлдерелгән 24 проектына Ульяновск өлкәсе бюджетыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Аларның инициативаларын тормышка ашыру максатында регион казнасында 8 миллион сум акча каралган.

Гражданлык җәмгыятен ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү сферасында конкурс сайлап алуына социаль юнәлешле НКОлардан 44 заявка бирелгән. Комиссия патриотик тәрбия бирүгә, Ульяновск өлкәсендә яшәүче Россия халыкларының традицияләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат таратуга, шулай ук тарихны ялганлап тасвирлауга каршылык күрсәтүгә, традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә булышлык итүгә юнәлдерелгән проектларны караган.

Конкурс сайлап алуын узган коммерциясез оешмаларның проектларын тормышка ашыру өчен субсидияләр өч категория буенча биреләчәк. Сигез НКО 500 мең сумлык грантлар алыр дип көтелә. Алар арасында милли-мәдәни автономияләрнең Акатуй, Сабантуй, Шумбрат өлкә бәйрәмнәрен үткәрү проектлары бар. Ульяновск өлкәсендә Халыклар дуслыгы көнен, рус җырын башкаручыларның “Поющая Россия” Бөтенроссия конкурсын уздыру өчен субсидияләр бирелә.

Ә 13 проект өчен 300 мең сумга кадәр субсидия каралган. Шушы ярдәмгә таянып казакларның “Патриот-2021” җәйге хәрби-патриотик палата лагере, “Дөнья халыклары аш-сулары” фестивале, “Балалар – Сембер тавышы” рус җырын башкаручылар конкурсы, “Без төрле, әмма без бергә, һәм Россия шуның белән көчле” милләтара мәдәниятләр фестивале оештырылачак.

Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономияләре лидерлары фикеренчә, НКОлар өчен грантлар конкурсы төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда, мәдәни-тарихи мирасны яңа буыннарга тапшыруда, шулай ук милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуда зур ярдәм булып тора.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*