tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды

22 мй көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстанның Кырмыскалы һәм Уфа районнарыннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Килүчеләрнең күбесе Генерал Шәйморатовның авылдашлары. Бик җылы очрашу узды. Кунакларга  Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, гамәлгә куйган проектлары турында сөйләнде. Кунаклар мәркәзебез Казанга сәфәрләрен оештыруга күрсәтелгән ярдәмнәр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Милләттәшләребез  Казанның тарихи урыннары белән таныштылар, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары белән берлектә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында А.Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштергән “Өч аршин җир” спектаклен тамаша кылдылар. Шулай ук мәркәзебез кунаклары  Г.Тукай һәм М.Җәлил музейларын карадылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*