tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләре
Татарның мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләре

Татарның мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләре

Татар тарихында тирән эз калдырган бөек шәхесләребез күп. Вакытлар узу белән, аларның исемнәре тагын да яктырак яна. Хезмәтләре тагын да якынрак, кадерлерәк була. Бигрәк тә, бөек татар мәгърифәтчеләре Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗанинең педагогик мирасын үземнең эшемдә файдаланып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә, тормышка, хезмәткә әзерләүдә югары нәтиҗәләргә ирешәм.

XIX гасырда һәм XX гасыр башында иҗат иткән зур галимнәребезнең берсе – Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул мәшһүр тарихчы һәм дин эшлеклесе, Көнчыгышта абруйлы һәм күренекле галим буларак күп әсәрләр язган. Аның Болгар һәм Казан тарихына, фәлсәфи мәсьәләләргә, ислам дине тәгълиматына караган бик әһәмиятле фәнни хезмәтләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Ш.Мәрҗәни дин гыйлемен нык үзләштергән. Гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән. Дини бәхәсләрдә һәрвакыт җиңеп чыккан. Аның исеме Казан шәһәренең бик күп урыннары белән бәйле. Фәннәр академиясенең тарих институты, 2 нче татар гимназиясе, мәчет галимнең исемен йөртә. Ш.Мәрҗәнинең: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», – дигән сүзләрен истә тотып, киләчәк буынны халкыбызның үткәне, тарихы, мәдәнияте белән кызыксындыру максатыннан борынгы тарихи шәһәрләребез – Болгар, Биләр, Алабуга, Казанга экскурсияләр оештырам. Тарих укытучы буларак аның хезмәтләрен киң кулланам.

Каюм Насыйри – татарның күренекле мәгърифәтчесе, галим, педагог. Ул бик күп китаплар язган. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгарган. Математика, география, табигать фәннәре буенча терминнар сүзлеген төзегән. Халыкны белемле итүдә, мәдәниятне үстерүдә зур эш башкарган. Каюм Насыйри – тел галиме. Ул татар телен фәнни яктан тикшерүгә, аны үстерүгә зур игътибар биргән. Башка фәннәрне өйрәнү буенча да күп эшләгән, дәреслекләр язган. Аның татар теле белеменә, әдәбиятка, медицина, география, ботаника, тарих, педагогика, техникага, физик һәм химик күренешләргә багышланган дәреслекләре, китаплары бик күп. 1880 елда ук аның “Кырык бакча” исемле китабы басыла. Беренче бакча (беренче бүлеге) – акыл, икенче бакча – белем, өченче бакча – әдәп турындагы темаларга багышлана. Ә кырыгынчы бакчага ул татар халык җырларын, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр урнаштыра.

“Әй угыл, күршеләрен игътибарсыз вә ихтирамсыз тоткан кеше газиз вә хөрмәтле кеше була алмас. Вә карендәшләрен мәхрүм куйган кеше – малының рәхәтен табалмас. Саф күңелле вә күркәм фигыльле булган кешене олылау вә ихтирам кыйлу зарурдыр”. “Укырга вакыт юк”, — димә, башланган эшеңне калдырма, өйрәнгәнчегә кадәр тырышып укы. Белем алуга вакыт чикләнмәгән. Гомер буе укы. Яшь чагында да, картайгач та укырга кирәк!”

Әнә нинди төпле, акыллы киңәшләр әйтеп калдырганнар алар. Эшебездә дә, тормышыбызда да якты маяк булып торалар.

Тарихчы, дин галиме һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин көнчыгыш телләрен яхшы белгән тирән гыйлемле шәхесләрдән санала. Ул татар тарихын дөрес яктыртуда зур эшчәнлек күрсәтә. Ислам дине буенча күренекле хезмәтләр яза, халыкны әхлакый яктан тәрбияләүгә күп өлеш кертә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дип яза. Тәрбия эшләрен оештыручы, сыйныф җитәкчесе буларак, дөньяга карашы һәм гомуми эшчәнлеге буенча киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог Р.Фәхретдиннең укыту-тәрбия темасына багышлаган хезмәтләрен сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында киң файдаланам. Алар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, фикер алышулар оештырам.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының кереш өлешендә мәшһүр галим, остазыбыз Р.Фәхретдин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык, вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, хурларлар вә кимсетерләр генә”. Яхшылап уйлап карасак бу әйтелгәннәр чынлап та шулай бит, тәрбияле бала, ни генә әйтсәң дә тәрбияле инде ул, аны һәр эштә үрнәк итәләр, һәр җирдә алдан йөртәләр. Галимнең тагын мондый канатлы сүзләре бар: “Балачакта алган тәрбияне соңрак дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Яраткан эшеңдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен безгә – укытучыларга, өч сыйфат кирәк: баланы ярату, ышандыра белү, мавыктыра алу. Моның өчен бөек шәхесләребезнең акыллы фикерләрен, үгет – нәсихәтләрен файдалану бик тә отышлы. Шуңа күрә аларның бай мирасы минем эш өстәлемдә беренче ярдәмчеләрем булып тора.

Алсу Котдус кызы САЛИХОВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, I квалификация категорияле тарих укытучысы

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*