tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды
Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды

Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды

Бүген, 17 нче июль, Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина каберенә таш куелды.

Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, Тәслимә ханымның туганнары һәм талантлы артистканың шәкертләре катнашты.

Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина — драма актрисасы, педагог; Татарстанның халык артисты (2008); Салават драма (1972-1977 елларда), Республика күчмә (1977-1988 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге (1988-2018 елларда) театрларда уйнаган актриса, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан театр училищесы педагогы.

Тәслимә Фәйзуллина 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Тамашачы аны Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Туфан Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига рольләре аша хәтерли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*