Татарстан Республикасы делегациясенең Сәмәй шәһәренә эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Һәйкәл 2016 елда, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан ачылды. Габдулла Тукай гаять мәдәни мирас калдырып, заманча татар теленә нигез салучыларның берсе санала.
Шунысы игътибарга лаек, Габдулла Тукай һәм Абай исеме белән танылган казах әдәбияты әдипләренең берсе Ибраһим Конанбаев, шәхсән таныш булмасалар да, бер-берсенең иҗаты белән һәрдаим кызыксынганнар.