Тверьдә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты уздырырга ниятлиләр.
«Программада Тверь өлкәсе татарларының автономиясе артистлары башкаруында татар җыр һәм биюләре булачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.
Концерт 11 сентябрьгә билгеләнгән. «Үткәрү урыны һәм вакыты хакында тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез», — диелгән постта.
Гадел Әхмәтҗанов