tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәре мэры мәчет белән танышты

ВИДЕО: Ульяновск шәһәре мэры мәчет белән танышты

Бүген Ульяновск шәһәренең дүрт районында озак еллардан бирле дистәдән артык мәчет һәм мәдрәсәләр эшләп тора. Биредә яшәүче милләттәшләребез яңа гыйбадәтханәләр төзү белән бергә, борынгы мәчетләрне яңарту һәм төзекләндерү белән дә шөгылләнә. Гаетләр вакытында халыкка урын җитмәгәнлектән, шәһәр җитәкчелеге мөфтият үтенече буенча еллар буе файдаланылмый торган биналарны да гыйбадәтханә итеп кулланырга рөхсәт бирде. Шушы көннәрдә генә шәһәр мэр һәм өлкәнең законнар чыгару Җыелышы урынбасары шул максатта кулланылучы ике мәчетне карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*