tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XX гасыр җырларының элеккеге һәм заманча яңгырашын чагыштырып күрсәтәчәкләр
Казанда XX гасыр җырларының элеккеге һәм заманча яңгырашын чагыштырып күрсәтәчәкләр

Казанда XX гасыр җырларының элеккеге һәм заманча яңгырашын чагыштырып күрсәтәчәкләр

«Тәртип» радиосы «Печән базары» фестивалендә «ТӘРТИП-КОНФ: Үткәннән — көткәнгә» дигән мәйданчыгын оештыра. Анда 1930-1990 еллардагы җырларның оригиналын һәм заманча яңгырашын чагыштырып күрсәтәчәкләр.

«Татар милләтенең кыйммәтләре үткән чорда нинди булган һәм хәзер ничек үзгәргән? Безнең лекторий эчтәлеге шушы юнәлештә булачак. Грампластинкалар тыңлау, җыр тарихлары, Казан урамнары буенча виртуаль экскурсия, халык уен коралларында уйнау буенча осталык дәресе, җанлы әңгәмәләр көтелә», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров.

Ул мәйданчыкның исеме юкка гына сайланмавын да әйтте. «Без әлеге мәйданчыкны „ТӘРТИП-КОНФ: Үткәннән — көткәнгә“ дип атадык. Гомумән, радиобыз эшчәнлеге дә үткәннән-көткәнгә темасы белән бәйле. Әлеге сүзләр безнең слоганда да бар», — диде Айваз Садыйров.

Башкарма продюсер сүзләренчә, «Печән базары» заманча мәдәният һәм дизайн фестивале — «Тәртип» радиосы тыңлаучылары белән очрашып аралашу өчен яхшы мөмкинлек.

«Республикабызның иң зур вакыйгаларының берсе — „Печән базары“нда үзебезнең теманы яктырта алу — бик дөрес һәм урынлы дип саныйм. Бу аудиториябез белән аралашу, күрешү, фикер алышу, шул ук вакытта, радиостанция буларак туплаган белемне, кыска гына форматта булса да, халыкка җиткерү өчен яхшы мөмкинлек», — диде ул.

«ТӘРТИП-КОНФ: Үткәннән — көткәнгә» дип исемләнгән җанлы лекторий 29 август көнне 18.00 сәгатьтә Мәрҗани урамында (Мәрҗани мәчете янәшәсендә) була.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*