Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) мәгълүматлары буенча, Татарстан коронавируска каршы уңышлы көрәш алып барган төбәкләр арасында икенче урында.
Исемлеккә түбәндәге төбәкләр кергән:
1. Мәскәү
2. Татарстан
3. Төмән өлкәсе
4. Самара өлкәсе
5. Мәскәү өлкәсе
6. Чиләбе өлкәсе
7. Байкал арты крае
8. Новгород өлкәсе
9. Саха (Якутия) республикасы
10. Ханты-Мансий автономияле округы.
АПЭК чит илләрдән кайтучыларга мәҗбүри карантин, смс-пропусклар, авыр хәлдәге гаиләләрдәге балаларга ярдәм, ашыгыч ярдәм машиналарын ягулык белән «Татнефть”нең тәэмин итүе, үз-үзеңне изоляцияләү, предприятиеләрдәге эшне чикләү, бизнеска ярдәм кебек чараларны югары бәяләгән.