tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк
«Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк

«Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк

«Татмедиа» медиахолдингы маркетплейсларда басма продукция сату күләмен актив рәвештә арттырырга кереште. Аның максаты – Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итү. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Маркетплейслар безгә басма продукцияне бөтен дөньяга тарату мөмкинлеген бирә. Коронавирус пандемиясе чорында бу аеруча актуаль. Безнең бурыч – дөньяның барлык почмакларындагы татар диаспораларын туган телдәге газета-журналлар һәм китаплар белән тәэмин итү. Без Татарстанда басма продукциягә ихтыяҗ булуына шикләнмибез», – диде Садыйков.

Генераль директор сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ продукциясе Ozon, Wildberries, KazanExpress, «Яндекс.Маркет» һ.б. электрон мәйданчыкларда тәкъдим ителгән инде.

Моннан тыш, медиахолдинг сайтында фирма интернет-кибете эшли, анда сату күрсәткечләре тотрыклы. «Салават күпере», «Сөембикә» һәм «Чаян» – журналлар арасында онлайн-сатулар буенча лидер. Аларны Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә актив сатып алалар.

«Татмедиа» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. Медиахолдинг 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 20 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә.

Алексей Угаров

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*