tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлылар «Татарча диктант» язды
Татарстанлылар «Татарча диктант» язды

Татарстанлылар «Татарча диктант» язды

Бүген, 10 сентябрь көнне, алтынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе башланып китте. Татарстанда быел аның төп мәйданчыгы итеп Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов әсәреннән алынган өзекне яздылар. Текстны филология фәннәре докторы Гөлшат Рәис кызы Галиуллина укыды.

Диктант язырга килүче мәртәбәле кунаклар арасында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар бар иде.

Гомумән, быел Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 1200дән артык белем бирү учреждениеләрендә һәм шулай ук күпсанлы мәдәният учреждениеләрендә  диктант язу өчен мәйданчыклар булдырылган иде. Көн дәвамында сайт укучыларыбызны республикабызның төрле кыйтгаларыннан килгән  мәгълүматлар белән таныштырып барырбыз.

Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында белеп булачак.

Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Шуны да искәртергә кирәк, быел акция 3 көн рәттән уза. Бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен, 11 сентябрь Россия Федерациясе төбәкләре, 12 сентябрь чит илләр өчен  диктант язу көне итеп билгеләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*