tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда балалар өчен әдәби очрашу узды
Азнакайда балалар өчен әдәби очрашу узды

Азнакайда балалар өчен әдәби очрашу узды

9 сентябрь көнне Азнакай үзәк район китапханәсендә “Бәхетле балачак” исемле гадәти булмаган очрашу узды.
Кичәдә Азнакайның 1 санлы “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, 1 санлы мәктәпнең 3 б классы укучылары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашып, шигърият серләренә төшенделәр. Китапханәче балаларны танылган балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларның тормыш һәм иҗат юллары​ белән таныштырды.

Сабыйлар Резеда Фәрхетдинованың “Көзге яфрак”, “Ак кораб”, “Урамга мине чакыр”, “Ягымлы тавыш”​ һ.б шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Азнакай шәһәренең 1мәктәбенең 3б сыйныфы укучылары Лилия Фәрхетдинованың “Кем хуҗа?” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Язучы апалары үз чиратында нәни китап сөючеләрне​ язу серләренә төшендерделәр, әсәрләрнең язу тарихы белән таныштырдылар.

Балалар​ Лилия Фәрхетдинова әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, Резеда Фәрхетдинованың табышмакларына җавап эзләделәр, ” Балачак җыры”исемле республика конкурсында җиңү яулаган “Светофор” җырына биеп алдылар. Язучылар​ әсәрләрне сәхнәләштерү серләренә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларның китаплары тормыш зирәклегенә һәм юморга бай. Ахырдан​ балалар язучы апалары бүләк иткән китапларны кулларына тотып күмәк фотога төштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*