tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Ислам дине: яшүсмерләр өчен” китабын нәшер итте
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Ислам дине: яшүсмерләр өчен” китабын нәшер итте

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Ислам дине: яшүсмерләр өчен” китабын нәшер итте

Ислам дине нигезләре белән таныша башлаган яшүсмерләрне шушы көннәрдә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты махсус китап бастырып сөендерде: татар телендә “Ислам дине: яшүсмерләр өчен” китабын нәшер итте. Әлеге хезмәтнең максаты – укучыларга гади һәм аңлаешлы итеп, динебездәге мөһим төшенчәләрне, шәригать хөкемнәрен аңлату. Биредә намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек төп фарызларыбыз һәм аларның тәртипләре хакында да җентекләп аңлатылган.

«Хозур» нәшрият йортының «Ислам дине нигезләре» китабына нигезләнеп әзерләнгән әлеге басма гыйлем алуда, шәригать мәсьәләләрен өйрәнүдә һәркем өчен файдалы ярдәмлек булачак.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж Коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*