tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Татарча диктант” яздылар
Башкортстанда “Татарча диктант” яздылар

Башкортстанда “Татарча диктант” яздылар

Башкортостан “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый үзәгенә караган Дим бүлекчәсендә “Татарча диктант” үтте. Милли киемнәр көне белән башланып киткән чаралар татарча диктант язу белән дәвам итте. “Ак калфаклар” һәр мәктәпкә бүленеп бик матур чараларда катнашты, милли киемнәребезнең үрнәкләрен күрсәтте, һәрбер бизәү элементларының мәгънәсен аңлатты. Югары сыйныф кызлары һәм егетләре сокланып, горурланып киеп карадылар, күп сораулар яудырдылар. Башкортостан региональ бүлекчәсе тапшырган бүләкләр (китап, календарь, калфаклар) укучылар өчен күңелләрдә җуелмас истәлек булыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*